ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

26 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә “Алтын башмак” район күләм хореография конкурсы булып узды. Явлаштау мәктәбенең "Грация" бию төркеме дә бу конкурста актив катнашып, "Эстрадные танцы" номинациясендә 1 урын яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ноябрь аенда ир-егетләр арасында үткәрелүче мини-футбол буенча район чемпионаты ярышлары башланып китте. Җирлегебез командасы ярышларда 4 уеннан соң 5 очко туплап әлегә 4нче урында бара. Егетләргә алдагы уеннарда уңышлар телибез!

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау  авылында яшәуче Ризванова Фахима Хабибрахман кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

 Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләүче "Канәфер" фольклор коллективы һәм үзешчән җырчы Ринат Шамилов Казан шәһәрендә узган "Этномириада" конкурс-фестивалендә катнаштылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1-21 октябрь аралыгында IX Дөньякүләм онлайн проект "Әдәби марафон" үткәрелде. 15ноябрь көнне Казан шәһәренең Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концуртлар залында бәйгедә җиңүчеләр тәбрикләнде. Бу чарада авыл җирлегеннән китапханә мөдире Галиева Т.Г.. укытучылар Галиева Г.Х. , Ярмиева Г.М. һәм Явлаштау урта мәктәбе укучылары да катнашты.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 17 ноябрендә турнир Явлаштау авыл җирлегенең Явлаштау мәдәният йортында Саба җирле бүлегенең «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Явлаштау авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә, Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир үткәрде.

 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

15 ноябрь көнне Явлаштау урта мәктәбендә күренекле язучы, күп кызыклы китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина һәм Шәмәрдән  яшьләр үзәгеннән Гумерова Алисәбелән очрашу булып үтте. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14 ноябрь көнне, Явлаштау урта мәктәбе базасында, КЭС - Баскет буенча, Шәмәрдән, Явлаштау, Иштуган, Эзмә урта һәм Шекше төп мәктәпләре арасында зона ярышлары булды. Зона этабының җиңүчесе булып Явлаштау мәктәбе кызлары танылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

12 ноябрь көнне, Явлаштау урта мәктәбе базасында, КЭС - Баскет буенча, Шәмәрдән, Явлаштау, Иштуган, Эзмә урта һәм Шекше төп мәктәпләре арасында зона ярышлары булды. Зона этабының җиңүчесе булып Явлаштау мәктәбе егетләре танылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында, сезон ачылу һәм Бердәмлек көне уңаеннан, "Үткәннәр сагындыра" дип аталган концерт күрсәтелде. Концертта күңелле җырлар,шигырьләр,биюләр башкарылды."Канәфер" фольклор ансамбленә йөрүчеләр халыкка күңелле кич бүләк итте. Аларның һәр чыгышын халык алкышларга күмде. Концертта һәр кеше бала чагын, яшьлеген искә алды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International