«12» февраль көнне Явлаштау авыл җирлеге территориясендә «Лыжня России 2021» - «Лыжня Татарстана 2021» массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышлар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырылды.
«9» февраль көнне Явлаштау авыл җирлегендә халык җыены булып узды.
6 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ "Явлаштау" бригадасының отчет җыелышы булып узды.
Саба районының Явлаштау авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләмендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында 4 яңа йорт төзелә башлады.
Мишәбаш авылында яшәүче Нуруллина Хамсана Минһаҗ кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. Россия президенты Путин В.В. котлавын һәм бүләкләр тапшырды.
Явлаштау авыл җирлеге клубларында Иске Яңа елга багышланган чаралар узды. Әлеге чараларда авыл халкы да актив катнашты.
2021 нче елның 19 нчы гыйнварында Шәмәрдән авылында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының финал уеннары һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды. Явлаштау командасы 1 урынга лаек булды. Газизуллин Азат иң яхшы уенчы булып танылды.Команданы чын күңелдән котлыйбыз,сәламәтлек һәм алга таба да җиңүләр телибез!
11 январь көнне Мини футбол буенча Саба районы Чемпионатының финал уеннары башланды. "Явлаштау" командасы "Эзмә" командасы белән очрашып 4:3 исәбе белән җиңү яулады.
5 январь көнне Байлар Сабасында хоккей буенча турнир булып узды. Бу ярышларда "Явлаштау" командасы 1 урынга лаек булды.
Мини футбол буенча зона уеннарынды "Явлаштау" командасы 2 урынны яулады. Команданың капитаны Гильмутдинов Айдар "Иң яхшы һөҗүмче" булып танылды. Командага финал уеннарында уңышлар телибез.