12 декабр көнне Төбәк авылы мәдәният йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районы төзелүнең 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Явлаштау авыл җирлеге үзешчәннәренең «Буыннар чылбыры»-«Связь поколений» дип аталган отчет - иҗат концерты булып узды.
Явлаштау авыл мәдәният йортында Явлаштау һәм Мишәбаш авыллары үзешчәннәре арасында "Җырлыйк әле" дип аталган җыр бәйгесе узды.
Саба районының Явлаштау авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләмендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында 4 яңа йорт төзелә башлады.
"Ярмиев Р.Р." күмәк хуҗалыгы үзенең эшен 2020 елда башлап җибәрде. Ул кура җиләге үстерү белән шөгыльләнәчәк. Бүгенге көнгә 15000 төп кура җиләге үсентеләре утыртылды.
Саба җәмгыятенең Явлаштау бригадасында силос әзерләү эше тәмамлану алдында. Бүгенге көнгә барлыгы 8000 тоннадан артык азык чокырларга салынган.
25 сентябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.
19, 20 сентябрь көннәрендә Явлаштау авыл җирлегендә «Саба» җәмгыяте пай җирләрен арендага биргән хуҗалыкларга ашлык бирде. 1 га пай җире өчен аренда түләвенең күләме җәмгыять буенча 800 сум тәшкил итә.
Явлаштау авылында Мишә елгасы аша салынган күпергә ремонт ясалды.
Явлаштау авылында "Галиахметов" фермер хуҗалыгы 40 башка исәпләнгән сыерлар торагы төзелешен башлады.
8 сентябрь көнне Явлаштау мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче тарафыннан Республиканың 100 еллыгы, Саба районының 90 еллыгы уңаеннан “Татар иле- минем ил” дип исемләнгән квест- уен оештырылды.