Хәтер һәм кайгы көнендә Явлаштау авыл җирлегендәге җитэкчеләр, яшьләр «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны шәм яндырып бер минут тынлык белән искә алдылар.
Явлаштау мәдәният йортында чәйнекләр музее эшләп килә. Бу музейга 150 гә якын чәйнек тупланган.
Явлаштау авыл җирлегендә территорияне чүп үләннәреннән арындыру эшләре бара.
Елдан ел авыл җирлекләре камилләшә бара, анда төрледән төрле уңайлыклар барлыкка килә. Быел да аренда йортларын төзү эстафетасы дәвам итә, Явлаштау авыл җирлегендә 4 аренда йорты төзелеше каралган. Бүгенге көндә Явлаштау һәм Мишәбаш авылларындагы берәр өй кулланылышка тапшырылды.
Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында аренда йортлары төзелэ.Төзу эшләрен ООО « ПМК – Мелиорация» алып бара.
21 нче март көнне Мишәбаш мәдәният йортында Эзмә мәдәният йортының "Моң" халык театры коллективы Д.Салиховның "Язмыш" дип исемләнгән спектаклен тәкъдим итте.
Мишәбаш авылында яшәүче Шакирова Дания Фәсхи һәм Дәүләтшина Сәвия Дәүләтхан кызы 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Юбилярларга Саба района башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Каримов М.Р. Россия Президенты котлавын тапшырды. Шулай ук аларны Саба районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе М.М.Хузин, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. hәм Явлаштау урта мәктәбе коллективы котлады һәм бүләкләр тапшырды.
7 март көнне Явлаштау мәдәният йортында "Ягез әле кызлар, егетләр!"дип исемләнгән КВН кичәсе уздырылды.
Явлаштау авылында яшәүче 98 яшьлек Сабирова Фәүзия Шәймулла кызы " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының "Өченче буын герой хатын-кызы" номинациясендә җиңүче булды.
26 февраль көнне Саба мәдәният йортында "Балкыш" фестиваленең район туры узды. Бу конкурста "Канәфер" фольклор ансамбле һәм Шамилов Р.Ш. катнашып Лауреат исеменә лаек булдылар.