16 апрель көнне Тимершык авыл җирлеге театр коллективы Евлаштау мәдәният йортында А. Әхмәтгалиеваның "Әйттерерсең әллә ни..." комедиясен сәхнәләштерделәр
"Саба" ҖЧҖнең Евлаштау бригадасында тракторларга , тагылма арбаларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды.
«Саба» ҖЧҖенең Евлаштау бригадасында кыр эшләренә керештеләр. Күпьеллык үләннәрне тырмалау эшләре бара.
Явлаштау мәктәбе укучылары ЭКОяз акциясенә кушылдылар. 1 апрельдә иң мөһим экологик бәйрәмнәрнең берсе-Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә.Кошлар-экосистемаларның мөһим катнашучылары,аларның юкка чыгуы чын табигать катастрофасына китерергә мөмкин,шуңа күрә алар турында кайгыртырга кирәк.
29 нчы март көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннанНәүрүз бәйрәме оештырылды. Бәйрәм табышмаклар әйтү белән башланды, күңелле уеннар белән дәвам итте. Уеннарда олылар да, нәниләр дә актив катнашты. Чара кайнар коймак белән чәй эчү белән тәмамланды
29 март көнне Евлаштау мәдәният йортында ир-атлар арасында бильярд буенча турнир булып узды.
21 мартта бөтен дөньяда Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Бу көн экология проблемаларына багышланган һәм Кешелеккә безнең планета өчен урманнарның әһәмиятен искә төшерергә һәм киләчәк турында уйланырга мөмкинлек бирә. Явлаштау авыл китапханәсендә «Урман көне»дип аталган экологик сәгать булып узды. Чара проект форматында оештырылды, анда балалар әзерләнергә һәм чыгыш ясарга тиеш иде. Китапханәдә шулай ук «Шауласыннар яшел урманнар»исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
21 март көнне Евлаштау авылында яшәүче Сәйфуллина Шәмсия Ярмөхәммәт кызы 95 яшен билгеләп үтте. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. һәм шәхсән үз исеменнән Саба муниципаль районында ТР МТЗ һәм СЗ ОСЗ начальнигы Гайнетдинова Л.Н., Евлаштау авыл җирлеге секретаре Минкабирова Р. Н. һәм «Саба» ҖЧҖ вәкиле Фазлыев А. К. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Киләчәктә дә аның хөрмәтле һәм кадерле булып яшәвен телибез.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов һәм Евлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы "Беренчеләр хәрәкәте" ндә катнашучылар белән бергә тыл хезмәтчәннәре Сәйфуллина Шәмсия Ярмөхәммәт кызына һәм Нуруллина Хәмсәнә Минһаҗ кызына"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медальләре тапшырдылар.
23 февраль көнне Евлаштау бозында Т. К. Ризванов истәлегенә хоккей турниры булды.. Ярышларда Байлар Сабасы, Шәмәрдән, Тимершык һәм Евлаштау командалары катнашты. Киеренке һәм матур нәтиҗәле уеннан соң беренчелекне Шәмәрдән командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Байлар Сабасы һәм Евлаштау командалары алды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, медальләр һәм күчмә кубок тапшырылды.