ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

29 гыйнвар көнне Явлаштау мәдәният йортында китапханә белән берлектә ТАССРның 100 еллыгы, "Татарстан яшьләре" газетасының 100 еллыгы уңаеннан "Синең белән үтте яшьлегем" дип аталган очрашу кичәсе узды. Кичәдә төрле елларда газетаны яратып укучылар, районнан кунаклар катнаштылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба районының Явлаштау авыл җирлегендә,  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр җәлеп итү максатыннан, Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Хәзерге вакытта чираттагы 4 йортны төзү эшләре башланды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

7 гыйнвар көнне Россиядә Ленинград блокадасы өзелгән көн билгеләп үтелә. 24 гыйнвар көнне Явлаштау мәдәният йортында, китапханә белән берлектә , Татарстан АССР га 100 ел, Хәтер һәм Дан елы уңаеннан, "Ленинград блокадасына багышлана" дигән батырлык сәгате үтте. Ленинград блокадасында йөзләрчә мең Татарстанлы катнашкан. Ленинград блокадасы вакытында ленинградлылар ниләр кичергәне, Ладога күле аша салынган "тормыш юлы" һәм башкалар турында балалар игътибар белән тыңладылар. Алар һәлак булган ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

26 гыйнвар көнне Явлаштау мәктәбе базасында Саба районының 90, Татарстанның100 еллыгына багышланган бадминтон турниры булып узды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26 гыйнвар көнне Мишәбаш авылының боз мәйданчыгында  хоккей буенча район чемпионатының беренче уеннары узды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

22 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәрендә  "Мини-футболны - мәктәпкә" Бөтенроссия проектының республика этабы  узды. Бу ярышларда Явлаштау мәктәбенең егетләр командасы катнашып 4 урынны яулады.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Явлаштау урта мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрелә. Шул уңайдан, китапханәче Фаваризова Г.Г китап күргәзмәсе оештырды, укучыларны республика символлары белән таныштырды, аларга элеккеге һәм хәзерге президентларыбыз турында мәгълүмат бирде.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау авыл җирлеге клубларында Иске Яңа елга багышланган чаралар узды. Әлеге чараларда авыл халкы да актив катнашты.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Җирлектәге мәдәният учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, мәктәптә балалар һәм өлкәннәр өчен Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият геройлары катнашында Яңа ел чаралары узды. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

22 декабрь көнне Шәмәрдән авылында хоккей буенча турнир булып узды. Бу ярышларда "Мишәбаш" командасы 2 урынга лаек булды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International