7 декабрь көнне Казан Дәүләт мәдәният институтында "Илһамият" сүз һәм вокал сәнгатьләренең Халыкара конкурс-фестивале узды. Явлаштау мәдәният йорты каршындагы "Канәфер" фольклор коллективы һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы Ринат Шамилов "Сүз сәнгате" һәм "Вокал сәнгате" номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. 8 декабрь көнне "Илһамият" конкурс-фестиваленең гала- концерты булды. "Сүз сәнгате" номинациясе буенча чыгыш ясаган "Канәфер" фольклор коллективы 3 дәрәҗә Диплом һәм махсус бүләккә, "Вокал сәнгате" буенча чыгыш ясаган Ринат Шамилов 1 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар. Җиңүчеләргә алга таба да уңышлар телибез!
8 декабрь көнне Иләбәр авыл клубында Мишәбаш авылының үзешчән театр коллективы тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасы буенча куелган спектаклен тәкъдим итте.
30 ноябрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган " Әниләр һәм бәбиләр" спектакле күрсәтелде.
26 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә “Алтын башмак” район күләм хореография конкурсы булып узды. Явлаштау мәктәбенең "Грация" бию төркеме дә бу конкурста актив катнашып, "Эстрадные танцы" номинациясендә 1 урын яулады. Котлыйбыз!
Ноябрь аенда ир-егетләр арасында үткәрелүче мини-футбол буенча район чемпионаты ярышлары башланып китте. Җирлегебез командасы ярышларда 4 уеннан соң 5 очко туплап әлегә 4нче урында бара. Егетләргә алдагы уеннарда уңышлар телибез!
Явлаштау авылында яшәуче Ризванова Фахима Хабибрахман кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләүче "Канәфер" фольклор коллективы һәм үзешчән җырчы Ринат Шамилов Казан шәһәрендә узган "Этномириада" конкурс-фестивалендә катнаштылар.
1-21 октябрь аралыгында IX Дөньякүләм онлайн проект "Әдәби марафон" үткәрелде. 15ноябрь көнне Казан шәһәренең Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концуртлар залында бәйгедә җиңүчеләр тәбрикләнде. Бу чарада авыл җирлегеннән китапханә мөдире Галиева Т.Г.. укытучылар Галиева Г.Х. , Ярмиева Г.М. һәм Явлаштау урта мәктәбе укучылары да катнашты.
2019 елның 17 ноябрендә турнир Явлаштау авыл җирлегенең Явлаштау мәдәният йортында Саба җирле бүлегенең «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Явлаштау авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә, Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир үткәрде.
15 ноябрь көнне Явлаштау урта мәктәбендә күренекле язучы, күп кызыклы китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина һәм Шәмәрдән яшьләр үзәгеннән Гумерова Алисәбелән очрашу булып үтте.