ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

14 ноябрь көнне, Явлаштау урта мәктәбе базасында, КЭС - Баскет буенча, Шәмәрдән, Явлаштау, Иштуган, Эзмә урта һәм Шекше төп мәктәпләре арасында зона ярышлары булды. Зона этабының җиңүчесе булып Явлаштау мәктәбе кызлары танылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

12 ноябрь көнне, Явлаштау урта мәктәбе базасында, КЭС - Баскет буенча, Шәмәрдән, Явлаштау, Иштуган, Эзмә урта һәм Шекше төп мәктәпләре арасында зона ярышлары булды. Зона этабының җиңүчесе булып Явлаштау мәктәбе егетләре танылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында, сезон ачылу һәм Бердәмлек көне уңаеннан, "Үткәннәр сагындыра" дип аталган концерт күрсәтелде. Концертта күңелле җырлар,шигырьләр,биюләр башкарылды."Канәфер" фольклор ансамбленә йөрүчеләр халыкка күңелле кич бүләк итте. Аларның һәр чыгышын халык алкышларга күмде. Концертта һәр кеше бала чагын, яшьлеген искә алды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

30 октябрь көнне Явлаштау клубында 25 ел мәктәп ашханәсендә пешерүче булып эшләгән Сабирова Рәгидә апа белән очрашу уздырылды. Ул үзенең эшләгән еллары турында зур горурлану белән сөйләде, балаларның сорауларына җаваплар бирде. Балаларга коймак пешерү серләре турында сөйләде һәм мастер- класс күрсәтте. Балалар да бу эшне тиз арада үзләштерделәр һәм үзләре дә бик яратып коймак пешерүдә катнаштылар. “Табын серләре” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә бөтен дөнья буенча «Татарча диктант-2019»белем бирү акциясе узды. Бөтендөнья акциясенә Явлаштау авыл җирлегендә дә кушылдылар. Әлеге чарада Явлаштау   урта мәктәбе укучылары, ата-аналар, бюджет оешмалары эшчеләре һәм  җитәкчеләре катнашты.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

11 октябрь көнне Явлаштау авылы мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы булып узды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. Бу якты һәм матур бәйрәмдә без барлык игътибарыбызны һәм күңел җылылыгыбызны әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга бирәбез.  Бу уңайдан,Мишәбаш авыл клубында  бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрелде. Чаралар барышында бәйрәм  табыны артында җырлар, котлаулар яңгырады,сәхнәдә үзешчәннәр һәм балалар тарафыннан концерт номерлары башкарылды. Бәйрәмнәрдән өлкәннәр үзләренең олы  рәхмәтләрен җиткереп, бик канәгать булып таралыштылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21 сентябрь көнне Явлаштау авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы-2019", "Татарстан кроссы-2019" ярышы булып узды. Йөгерештә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14 сентябрь урман көне уңаеннан Явлаштау авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды.Өмәдә  барлык учрежденияләр дә актив катнашты.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

11 сентябрь көнне Явлаштау авылы яшәүчеләре " Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясендә булдылар һәм  "Башваткыч"тапшыруында катнаштылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International