Явлаштау авылында яшәүче Салманова Рамзия "Безнең ишегалдында" конкурсының җиңүчесе булды.
1 нче сентябрьдә Явлаштау урта мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Беренче сыйныфка 7 бала кабул ителде. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнашты. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.
2019 елның 30 августында Евлаштау авылында Татарстан Республикасы көненә багышлап мини-футбол буенча турнир узды.
24 нче августта Мишәбаш авылында үткәреләчәк “Авыл көне” нә бирнә җыю оештырылды. Бирнә җыю актив, оешкан төстә үтте. Авылдашларны, якташларны 31 нче август көнне сәгать 16.00 дә башланачак бәйрәмгә көтеп калабыз!
Явлаштау авыл җирлегендә учреждение, предприятие территорияләрендә чәчәкләр, декоратив куаклар үстеругә зур игьтибар бирелә.
2 август көнне Явлаштау мәдәният йортында Явлаштау авыл җирлегенең халык җыены үткәрелде.
26 нчы июнь көнне Явлаштау "Ак калфак" берләшмәсенә һәм "Канәфер" фольклор коллективвына йөрүчеләр Саба һәм Лесхоз бистәсенең истәлекле урыннары буйлап экскурсиядә булдылар.
Явлаштау авыл җирлегендә территорияне чүп үләннәреннән арындыру эшләре бара.
Үзәкләшкән дини оешма- Арча районы “Шәрык” мәчете призына уздырылган республика куләм мөселман командалары арасында мини футбол ярышында “Явлаштау” командасы 3 урынны яулады.
16 июль көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты тарафыннан Явлаштау авылының Сабантуй мәйданында мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен бәйрәм оештырылды.