"Мәктәптә футбол" фестивале кысаларында футбол буенча тренер Фазылов И.И. 1 класс укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән мастер- класс үткәрде.
Явлаштау урта мәктәбе укучылары командасы Саба КВН командалары арасында ярышты. Әлеге “Текәләр” дип аталган команда беренче урынга лаек булды, Казанда узачак финалга узды.
Явлаштау авыл жирлегендә Боек Җиңүнең 74-еллыгына бәйрәм чаралары 8 май конне үтте.
Явлаштау авыл җирлегендә 21 апрель конне укучыларның иҗади отчет концерты булды.
Бәйрәм чарасы җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең чыгышы белән башланып китте. Алар җирле үзидарә органнарының тарихы, башкарылган эшләр, алда торган планнар белән таныштырдылар. Бәйрәм чарасын Явлаштау урта мәктәбе укучыларының концерт программасы дәвам иттте. Концертны әзерләүче, хореография укытучысы Рахимуллина Чулпан һәм мәктәпнең иҗади группасы. Чыгышларның күп өлеше халык һәм заман биюләреннән торды. Тамашачылар, әти-әниләр балаларның чыгышын яратып карадылар.
Явлаштау авыл җирлегендә ирләре Боек Ватан сугышында катнашкан тол әбиләргә Боек Җиңүнең 74 еллыгына бүләкләр тапшырылды. Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Р.Х.Нуриев, Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Загидуллин Татарстан Республика Президенты исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
12 апрель конне бер торкем пенсионерлар Казанга экскурсиягә барып кайттылар. Алар “Кәнәфер” фольклор ансамблендә катнашалар, буш вакытларын бергә уздыралар. Мәдәният йортында торле чаралар үткәрәләр, кызыклы шогыльләре белән уртаклашалар. Республикасы башкаласына сәфәр бик кызыклы һәм файдалы үтте.
6 апрель конне Явлаштау авыл җирлеге үзечшәннәре Олыяз авылында зур концерт белән чыгыш ясадылар. Концерт программасы кызыклы итеп тозелгән иде. Олыяз авылы тамашачылары чыгышларны җылы кабул иттеләр, колделәр, моңландылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
30 март көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында яшьләр тарафыннан М. Гыйләҗевның "Казан егетләре" спектакле куелды. Спектакльне авылыбыз тамашачысы бик җылы кабул итте. Тулы заллар, көчле алкышлар шуны дәлилләде. Авылыбызның "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче уңган ханымнары спектакльдә катнашучы егетләргә чиккән кулъяулыклар, кызларга чиккән алъяпкычлар бүләк иттеләр.
2 апрель көнне Явлаштау мәдәният йортында Явлаштау, Шәмәрдән, Иштуган, Курсабаш, Шекше, Мишә, Эзмә, Олыяз авыл мәдәният йортлары, Серде, Түбән Отарка, Мичәнбаш, Кырбаш, Өтернәс, Пүкәл, Иләбәр авыл клублары өчен «ел гаиләсе-2019» смотр - конкурсының зона этабы булып узды.
Явлаштау авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы чоры, сугышта катнашкан фронтовиклар турындагы мәгълүмәтләрне тулыландыру буенча эш алып барыла. Эзләну группаларында укучылар, җәмәгатҗ оешмалары, учреңдение хезмәткәрләре катнаша. Безнең арада инде сугыш ветераннары калмады. Шуңа да балачаклары сугыш елларына туры килгән тыл ветераннарының истәлекләре кадерле. Безнең биләмәдән 297 кеше сугышка киткән, 175 кеше халәк булган, шуларныә 71-е хәбәрсез югалган.
Явлаштау авыл җирлегндә туып үскән сугыш ветераннары турындагы мәглүмәтне, фотоматреиалларны Явлашау авыл җирлеге электрон адресына җибәрүегезне сорыйбыз.