Хатын-кызлар авыл-җирлеге тормышында моһим урын алып торалар. Алар торле өлкәләрдә үзләре башкара торган хезмәтнең остасы дәрәҗәсенә ирештеләр. Бүген мәктәптә, балалар бакчаларында әниләр, әбиләр балаларыннан, оныкларыннан котлаулар кабул иттеләр. Бер торкем яш әниләр иртәгә район бәйрәм чараларында катнашалар.
Россия Армиясенең тарихы һәр гаиләнең тарихы белән бәйле, чонки 18 яше тулган һәр егет Армия сафларында хезмәт итәргә тиеш. Явлаштау мәдәният йортында үткәрелгән кичәгә Афганистанда хезмәт итүчеләр, Боек Ватан сугышында катнашучыларның балалары, Армиядә хезмәт итучеләрнең эти-энилэре чакырылды. Боек Ватан сугышына Явлаштау авыл җирлегеннән оч йоздән артык кеше китә, шулар арасыннан 168 кеше Ватанны саклап һәлак була. Кичәдә афганчыларның, Боек Ватан сугышында катнашучыларның истәлекләре, аларга багышланган язмалар укылды.
15 февраль -Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көн. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Шул уңайдан укучылар арасында хоккей ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Явлаштау, Тимершык, Шыңар урта мәктәпләреннән һәм Шекше төп мәктәбеннән командалар көч сынашты. Безнең егетләребез беренче урынга лаек булды. Җитәкчеләре Гибадуллин Зөлфәт Фоатовичны, Габдрахманов Раушан Шогаеповичны һәм хоккейчы егетләребезне уңышлары белән котлыйбыз!
Явлаштау мәдәният йортында кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. “Оста куллар” тугәрәгенә йорүче балаларның эшләре халыкка бигрәк ошады. Җитәкчеләре Фаваризова Голнирә Галимҗан кызы, Галимҗанов Илгизәр Әмин улы.
Явлаштау авыл җирлеге гражданнары җыелышында үткән елга нәтиҗә ясалды, киләчәккә үсеш юллары билгеләнде
20 январь көнне Явлаштау мәдәният йортында "Кышкы моннар " дип исемләнгән концерт булды. Кыш- елнын ин матур вакыты. Бураннары, салкыннары булса да, акка кумелгән кышны һәркем ярата. Концертта кыш турында шигырьләр, жырлар янгырады, матур биюләр башкарылды. Концертта Мишәбаш мәдәният йорты узешчәннәре дә катнашты.
20 нче гыйнвар көнне Явлаштау бозында хоккей буенча район чемпионатының чираттагы уеннары үтте. "Явлаштау" командасы "Шыңар" һәм "Арташ" командалары белән очрашып 2 уенда да җиңүгә иреште. Егетләргә алдагы уеннарда да уңышлар телибез!
Явлаштау авыл җирлегендә бәйрәм чаралары иске яңа елны каршылау белән тогәлләнде
Явлаштау авыл җирлегендә торак пунктларны тозекләндерү буенча
2018 елда башкарган эшләргә нәтиҗә ясалды
30,31 декабрь, 1 гыйнвар көнне Явлаштау авыл җирлегендәге мәдәният йортларында Яңа ел чаралары булып узды. Мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Яңа ел тамашалары әзерләнде һәм Яңа ел лотереясы үткәрелде. Бәйрәм чарасы күтәренке кәеф, көлке һәм көчле алкышлар белән үрелеп барды. .
Яңа ел бары шатлыклар гына алып килсен. Яңа 2019 ел белән!