ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

24 майда Явлаштау  мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Бу истәлекле көн белән «Саба таннары» газетасының баш мөхәррире Исмәгыйлев Рөстәм Габдерәүф улы , район мәгариф бүлеге методисты Әхәтова Алсу Рәсим кызы , Саба» ҖЧҖ Явлаштау бригадасы идарәчесе Фазлыев Алмаз Камил улы һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы котладылар. Быел 11 сыйныфны 4 укучы, ә 9 сыйныфны 8 укучы тәмамлый. Аларга укуда һәм тормышта алга таба да уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау авыл җирлегендә куркыныч агачларны кисү буенча эшләр башкарылган


saby.tatarstan.ru

22
май, 2024 ел
чәршәмбе

 Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2011 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында мини-футбол буенча турнир узды. 1 урынны Икшермә кадет мәктәбе командасы, 2 урынны Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы,3 урынны Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды.


saby.tatarstan.ru

Явлаштау мәдәният йортында авылыбыз үзешчәннәре һәм Явлаштауда туып үскән,белем алган һәм хәзерге вакытта читтә яшәүче авылдашларыбыз катнашында “Мин бит авыл баласы “ дип исемләнгән  зур концерт булып узды. Җырлы-биюле, матур хәтирәләрне яңарткан әлеге концерт барлык тамаша күңеленә дә хуш килде. Концертны оештыручыларга ,барлык катнашучыларга иҗади уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

20
май, 2024 ел
дүшәмбе

Авылыбыз мәдәният йорты сәхнәсендә Явлаштау урта мәктәбе  “Матур эшләребез бар, якты теләгебез бар” дип исемләнгәг иҗат- отчет концертын тәкъдим итте. Җыр-биюләр белән үрелеп барган бу тамаша барлык  тамашачыга бик ошады. Һәр катнашкан укучыга, аларны әзерләүчеләргә уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

13
май, 2024 ел
дүшәмбе

Явлаштау мәдәният йортында ир-атлар арасында бильярд буенча турнир узды. Беренче урынны Галиев Рөстәм Х.,икенче урынны Газизянов Ильяс С., ә өченче урынны Газизуллин Айназ М.яулады. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.


saby.tatarstan.ru

8
май, 2024 ел
чәршәмбе

Бөек  Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә  агачлар утыртылды.


saby.tatarstan.ru

8 май көнне Явлаштау авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг булып узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы,балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлегенең хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 


saby.tatarstan.ru

8 май конне Мишәбаш авылында Бөек Ватан  сугышында катнашкан авылдашларны искә алу митингы булып узды. Мәктәп коллективы һәм балалар бакчасы балалары чыгышыннан соң  истәлек агачлары утыртылды.


saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2024 ел
шимбә

25 апрельдә Явлаштау мәдәният йортында шушы авылда туган шагыйрә Әлфинур Вафина белән очрашу булды. Очрашу җылы атмосферада узды.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International