22 ноябрь көнне Евлаштау урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды
21 ноябрь көнне Евлаштау мәдәният йортында "Бердәм сыйныф серләре"конкурсы узды
12 ноябрьдә Явлаштау авылында яшәүче Арсланов Адехәм Арслангали улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Саба муниципаль районында МТЗ һәм СЗ ОСЗ начальнигы Гайнетдинова Л.Н., Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. ,«Саба» ҖЧҖ вәкиле Фазлыев А.К. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Аның алга таба да кадер-хөрмәттә яшәвен телибез!
8 ноябрь көнне Евлаштау мәдәният йортында "Буыннар тарихы - Гаилә ядкаре"район фестиваленең зона этабы узды.
Евлаштау урта мәктәбе базасында егетләр һәм кызлар арасында баскетбол ярышлары узды. Евлаштау урта мәктәбе егетләре һәм кызлары 3 нче һәм 2 нче урыннарны алдылар . Укучыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында силос салу эшләре бара
Өлкән буын кешеләре һәрберебез өчен зирәклек,белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучы булып тора. Өлкән кешеләребезне хөрмәт итү- урта һәм яшь буынның асыл бурычы. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”- ди татар халык мәкале. Шул уңайдан Явлаштау мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шигъри-музыкаль кичә булып үтте. Кичә барышында өлкәннәребез бик матур теләкләр ишеттеләр,шулай ук бергәләшеп җырлар җырлап,уеннарда зирәклекләрен сынаштылар. Кичә чәй эчү һәм җылы дусларча аралашу белән дәвам итте.
Мишәбаш “Тюльпан» балалар бакчасында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.
Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбендә Өлкәннәр көненә карата бәйрәм чарасы үткәрелде. Шул унайдан мәктәп коллективы укучыларның әби- бабайларын зурлап бәйрәмгә жыйдылар.
Өлкәннәр көне уңаеннан Явлаштау «Ромашка» балалар бакчасы коллективы шушы бакчада эшләп чыккан өлкәннәрне котлап,бүләкләр тапшырып кайттылар.