ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

3 ноябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Китап - киңәшчең синең” дип исемләнгән китапханә дәресе уздырылды.Укучылар китапның безнең кулга килеп кергәнче үткән юлы,китапханә тарихы, кайткан яңа китаплар белән танышты,сорауларга жаваплар бирде. Китапны дөрес итеп куллану турында сөйләшкәннән соң, китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс күрсәтелде. Соңыннан балалар яңа китаплар алып өйләренә таралыштылар.


saby.tatarstan.ru

Бүген  4 ноябрь – Бердәмлек көне. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Безнең Республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар һ.б. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр: бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Шушы уңайдан, Явлаштау мәдәният йортында мәктәп яны лагерьрына йөрүче балалар белән "Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслыкның көче шунда" девизы астында чара үтте.  Дуслык, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булу турында шигырьләр, әкиятләр укылды һәм дуслыкның көчен чагылдырган плакат ясалды. Чара китапханә белән берлектә оештырылды.


saby.tatarstan.ru

31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

30 октябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Шифалы шигырьләр остасы “ дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар белән Шәүкәт Галиевның тормыш юлы, ижаты белән танышып ,крассворд сорауларына жаваплар эзләнде,шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Соңыннан балалар өстәл уеннарында актив катнашты. 


saby.tatarstan.ru

30
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

29 октябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында Комсомол оешуга 105 ел тулу уңаеннан "Хәтеремдә әле минем дә..." кичәсе булып үтте. Кичә барышында катнашучылар комсомол сафларында булган вакытларын искә алдылар, шул чор вакыйгалары белән уртаклаштылар, хәтирәләрен яңарттылар.


saby.tatarstan.ru

Милли традицияләребезне саклап калу, онытылган йола, гореф-гадәтләрне яңадан торгызу һәм яшь буынга җиткерү максатыннан, Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан, районыбыз башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевич Саба муниципаль районы оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә!" фестиваль-конкурсын игълан итте. 28нче октябрь көнне Икшермә мәдәният йортында  дүртенче зона этабы булып узды, Явлаштау авыл җирлеге «Каз өмәсе» йоласын күрсәтте.

 


saby.tatarstan.ru

25
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Элек электән  һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килеп, буыннан буынга күчеп килуче гореф- гадәтләрне сакларга омтылган. Соңгы елларда халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен,бәйрәмнәрен искә төшерү, яңадан торгызуга зур игътибар бирелә. 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан Явлаштау мәдәният йорты, китапханә һәм Мишәбаш мәдәният  йорты хезмәткәрләре Сабирова Рәгыйдәләр хуҗалыгында “Каз өмәсе” йоласы уздырдылар.


saby.tatarstan.ru

17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

11 октябрь көнне Явлаштау мәдәният йорты сәхнәсендә "Җырланасы  җырлар алда әле" дип исемләнгән Ринат Шамиловның иҗат кичәсе булып узды. Юбилярны котлап бик күп җитәкчеләр, дуслары, туганнары, балалары, “Саба чишмәләре” коллективы узешчәннәре чыгыш ясады. Саба район мәдәният бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рөстәм Фидәил улы Шамилов Ринатка мәдәнияттәге казанышлары өчен “Күкрәк билгесе” тапшырды. Ринат абыйга алга таба да иҗади унышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Мишәбаш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә  Сәрдә авылы үзешчәннәре “Җырлап яшик туган илебездә “ дип исемләнгән концерт программасы  белән чыгыш ясады. Концерт моңлы җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.


saby.tatarstan.ru

3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә котлаулар,бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр-безнең әти-әниләребез,әби- бабайларыбыз,хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз.Алар бик күп авырлыклар кургән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр.Без һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез. Шул унайдан Явлаштау урта мәктәбе коллективы башлангыч сыйныф укучыларның әби-бабайларын зурлап бәйрәмгә жыйдылар.


saby.tatarstan.ru

Явлаштау мәдәният йортында Татарстаннын атказанган артисты Нурзадә һәм аның иҗатташ дуслары катнашында зур концерт булды.Концерт тамашачыларга бик ошады.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International