5 ноябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында, сезон ачылу һәм Бердәмлек көне уңаеннан, "Үткәннәр сагындыра" дип аталган концерт күрсәтелде. Концертта күңелле җырлар,шигырьләр,биюләр башкарылды."Канәфер" фольклор ансамбленә йөрүчеләр халыкка күңелле кич бүләк итте. Аларның һәр чыгышын халык алкышларга күмде. Концертта һәр кеше бала чагын, яшьлеген искә алды.
30 октябрь көнне Явлаштау клубында 25 ел мәктәп ашханәсендә пешерүче булып эшләгән Сабирова Рәгидә апа белән очрашу уздырылды. Ул үзенең эшләгән еллары турында зур горурлану белән сөйләде, балаларның сорауларына җаваплар бирде. Балаларга коймак пешерү серләре турында сөйләде һәм мастер- класс күрсәтте. Балалар да бу эшне тиз арада үзләштерделәр һәм үзләре дә бик яратып коймак пешерүдә катнаштылар. “Табын серләре” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә бөтен дөнья буенча «Татарча диктант-2019»белем бирү акциясе узды. Бөтендөнья акциясенә Явлаштау авыл җирлегендә дә кушылдылар. Әлеге чарада Явлаштау урта мәктәбе укучылары, ата-аналар, бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләре катнашты.
11 октябрь көнне Явлаштау авылы мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы булып узды.
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. Бу якты һәм матур бәйрәмдә без барлык игътибарыбызны һәм күңел җылылыгыбызны әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга бирәбез. Бу уңайдан,Мишәбаш авыл клубында бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрелде. Чаралар барышында бәйрәм табыны артында җырлар, котлаулар яңгырады,сәхнәдә үзешчәннәр һәм балалар тарафыннан концерт номерлары башкарылды. Бәйрәмнәрдән өлкәннәр үзләренең олы рәхмәтләрен җиткереп, бик канәгать булып таралыштылар.
21 сентябрь көнне Явлаштау авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы-2019", "Татарстан кроссы-2019" ярышы булып узды. Йөгерештә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
14 сентябрь урман көне уңаеннан Явлаштау авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды.Өмәдә барлык учрежденияләр дә актив катнашты.
11 сентябрь көнне Явлаштау авылы яшәүчеләре " Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясендә булдылар һәм "Башваткыч"тапшыруында катнаштылар.
Явлаштау авылында яшәүче Салманова Рамзия "Безнең ишегалдында" конкурсының җиңүчесе булды.
1 нче сентябрьдә Явлаштау урта мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Беренче сыйныфка 7 бала кабул ителде. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнашты. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.