ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районының пляж волейболы буенча хезмәт коллективлары, авыл җирлекләренең ир-атлар командалары арасында 2019 ел Чемпионатның зона уеннары тәмамланды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

23 июнь  көнне Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Канәфер" фольклор ансамбле Казан Сабан туенда чыгыш ясады.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау урта мәктәбе каршында оешкан “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагерына йөрүче балалар өчен көн саен төрле кызыклы чаралар, конкурслар, экскурсияләр уздырыла. Укучылар бирегә бик теләп йөриләр.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Гражданнарның үзара салым акчасына Явлаштау авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше төгәлләнде. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.  Барлыгы  Явлаштау авылында 172 метр, Мишәбаш авылында 131 метр юлга таш җәелде.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

8 июнь көнне   Явлаштау авыл җирлегендә гөрләп Сабантуй бәйрәме үтте. Сабантуй үткәрелә торган яшел аланга бик  күп халык җыелды. Җылы кояшлы көн күңелләрне күтәрде. Авыл кешеләре өчен сабантуй гади бәйрәм генә түгел.  Монда классташлар, яшьтәшләр, күрше авыл кешеләре,  туганнар очраша.   Халык барлык уеннарда актив катнашты.  Сабантуйның абсорлют батыры булып Гилметдинов Айдар калды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау авыл җирлегендә көндәлек Сабантуй бәйрәмнәренә әзерлек эшләре алып барыла. Шул уңайдан җирлек территориясе чистартыла, печәннәр чабыла, Сабантуй мәйданы төзекләндерелә. Бәйрәм рухы кертеп Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында традицион рәвештә бирнәләр җыю оештырылды. Халык үз чиратында дөньялар имин булсын, игеннәр мул булсын, тәннәрдә сәләматлек булсын дип теләкләр теләде!

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

25 май көнне Явлаштау урта мәктәбендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 3 укучы өчен Соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмдә катнашкан һәркем аларга уңышлар һәм бәхетеле киләчәк теләде.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

        Явлаштау авыл җирлегендә “Мир” телевизион каналы журналистлары  татарча туй тошереп киттеләр.  Күренешләрдә Шекше, Явлаштау, Шытсу фолклор торкемнәр, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, барлык җирлекләрнең мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.  “Любовь без границ” твапшыруы алып баручылары Евгения Родионова `һәм Григорий Полищук сүзләренә караганда, иң күңелле туй Татарстан Республикасында, Саба районы Явлаштау авылында үткән.

Егетләрнең гармун белән башкарган дәртле җырлары, кунакчыл халык, бизәлгән атлар, милли киемнәр, күңел җылысын биреп әзерләгән туй ризыклары, шуларга өстәп, гаиләнең ныклыгын саклауга юнәлтелгән традицияләр.

             Тиздән   “Мир” телевизион каналының   “Любовь без границ” тапшыруында Явлаштау авылында үткән туйны күрсәтүне котәбез.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
май, 2019 ел
дүшәмбе

"Мәктәптә футбол" фестивале кысаларында футбол буенча тренер Фазылов И.И. 1 класс укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән мастер- класс үткәрде.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау авыл жирлегендә Боек Җиңүнең 74-еллыгына бәйрәм чаралары  8 май конне үтте.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International