Мишәбаш авылында АПК белгеченә 80х20 программасы буенча торак йорт төзелеше башланды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында җирлек бюджет учреждениеләре белән берлектә агачлар утыртылды.
Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды
20 нче март көнне Мишәбаш авыл клубында Раушан Шәрифнең «Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар...» музыкаль комедиясе куелды. Рольләрне мәдәният хезмәткәрләре башкарды. Артистлар башкаруында бик күп матур җырлар яңгырады, дәртле биюләр һәм күп кенә кызыклы юмор башкарылды. Концерттан тамашачылар күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.
20 февраль көнне Олы Тиләҗе авылы бозында хоккей буенча «Теләче Кубогы» ярышлары узды . Уен нәтиҗәләре буенча Мишә - 4 (Мишәбаш) командасы 2 урынны яулады. Команданы уңышлары белән котлыйбыз
19 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында авылыбыз яшьләре көче белән оештырылган зур концерт булып узды. “Яшьләр җыелган җирдә “дигән әлеге төркем үзләренең 4 нче сезон чыгышларын “Купме көттек” исеме белән тәкъдим иттеләр. Алар узләренең эшчәнлекләрен 2018 елдан бирле алып баралар һәм һәр ел саен зурлап әзерләнгән чыгышлары белән авыл халкын сөендерәләр. Быелгы программалары да иң шәп алып баручылар чыгышыннан,бик матур жыр-биюләрдән,кызыклы юмористик номерлардан төзелгән иде. Концертны авыл халкы да, курше тирә авыллардан килгән тамашачылар да бик яратып карады. Шундый актив яшьләребез булу бик тә куанычлы. Яшьләребезгә алга таба да иҗади уңышлар. телибез.
Шәмәрдәндә Саба районы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең зона туры узды. Анда Явлаштау авыл җирлегеннән Шамилов Ринат Шамил улы һәм Явлаштау мәдәният йорты каршында оештырылган “Канәфер” фальклор ансамбеле уңышлы чыгыш ясадылар.
Явлаштау авыл җирлегендә җирле әһәмияттәге юллар бураннардан соң даими рәвештә кардан чистартылып тора. Эшне Явлаштау ҖЧҖ "Саба" бригадасы Явлаштау авыл җирлеге башкарма комитеты килешүе нигезендә башкара . Ә бу юлы юллар ҖЧ «Яшен» җәмгыятеннән җәлеп ителгән техника ярдәмендә киңәйтелә.
«12» февраль көнне Явлаштау авыл җирлеге территориясендә «Лыжня России 2022» - «Лыжня Татарстана 2022» массакүләм чаңгы ярышлары булып узды.
5 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ "Явлаштау" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Мөхетдинов Айнур Рашат улы һәм баш белгечләр 2021 елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2022 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.