«9» февраль көнне Явлаштау авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыелыш башында «Татмедиа»АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Явлаштау авыл җирлегендә урнашкан учрежденияләрнең 2021 елда башкарылган эшләренә анализ һәм 2022 елга эшләрен камилләштерү буенча планнары.
2. Участок полиция хезмәткәре Хабибуллин Фәнил Фоат улы чыгышы.
3. Янгынга каршы күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы
4. Урман хуҗалыгы участковые Зиннатуллин Илгиз Альберт улы чыгышы.
5. Саба районы ветернинария берләшмәсе җитәкчесе Ганиев Зөлфәт Рифкат улы чыгышы
6. Сабадагы «Россельхозбанк» өстәмә офис җитәкчесе Билалова Рәзинә Кашафетдин кызы чыгышы.
7. Явлаштау авыл җирлеге советының 2021 нче елга отчеты һәм 2022 елга планнары
8. Узган елгы отчет җыенында халыкның биргән сораулары, тәкъдимнәрнең үтәлеше һәм 2021 елга халыктан сораулар
9. Саба муниципаль районы башкарма комитеты әйдәп баручы белгече Исхакова Альбина Раиф кызы чыгышы
Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы чыгышы белән йомгак ясалды. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң халыкны борчыган сорауларга җавап алынды, киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.
30 гыйнвар көнне Явлаштау авылында хоккей буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары узды. Бозда Мишәбаш , Явлаштау һәм Байлар Сабасы командалары очрашты. Байлар Сабасы командасы ике очрашуда да җиңү яулады.
23 гыйнвар көнне Түбән Шытсу авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылары тарафыннан Мишәбаш мәдәният йортында район күләмендә оештырылган «Җырлыйк әле» исеме астындагы шоу- проект кысаларында өч турдан торган бәйге булып узды. Тамашачыларга концерт бик ошады, үзләре дә катнашучыларга кушылып җырладылар.
20 һәм 24 гыйнвар көннәрендә Килдебәк авылында мини-футбол буенча Саба районы чемпионатының район этабы матчлары узды. Киеренке һәм мавыктыргыч уеннар нәтиҗәсендә Явлаштау командасы 3 нче урынны алды һәм алга таба да уза алмады. Ә Мишәбаш командасы ярымфиналга чыкты. Алдагы уеннарда да уңышлар телибез
21 гыйнвар көнне « Театр яктылыкка нурга илтә» театр фестивале кысаларында Явлаштау авыл мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре тарафыннан Рабит Батулланың «Ак кугәрченнәр» драмасы сәхнәләштерелеп Урта Саба халкына тәкъдим ителде. Спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. « Тамаша» театр коллективына алга таба да иҗади уңышлар телибез .
5 декабрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында "Театр-Яктылык, нурга илтә" район конкурсы кысаларында, Мишә авыл җирлеге тамашачылар игътибарына Хәбир Ибраһимнең "Ялгыз каен күзе"спектаклен куйды. Рольләрне Мишә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарды.
2 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йортында Саба районы мәдәният хезмәткәрләре: авыл мәдәният йортлары, авыл клублары, китапханә, музыка мәктәбе, музей хезмәткәрләре катнашында кинәшмә узды. Кинәшмәдә Гаяз Исхакыйнын " Остазбикә" әсәре буенча "Изгелекнен бар сыйфаты сыйган,синен сабыр, олы йөрәккә" дигән күрсәтмә чыгыш куелды һәм 32 ел дәвамында китапханәче булып эшләүче Галиева Тәгзимә Габделгазе кызына 55 яшь тулу унаеннан " Җилдәй җитез гомер юллары" дигән портрет кичә узды.
27 ноябрь конне Саба мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган чара үтте. Анда Явлаштау авыл җирлегендә яшәүче сәхнә, аш-су һәм кул эшләре осталары булган хатын-кызларыбыз да катнашты. Шушы матур бәйрәмдә Явлаштау авыл китапханәчесе Галиева Тәгъзимә Габделгазиз кызы Саба муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
28 ноябрь көнне Явлаштау авылы мәдәният йортында Татарстанда 2021 елда телләр байлыгын саклауга юнәлтелгән чаралар һәм проектларныгамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы хөкүмәтенең гранты кысаларында” Мәңге яшә, туган тел!” концерт булып узды. Концертта "Татарстан Яңа гасыр" (ТНВ) каналы алып баручылары Илдар Кыямов ,Идел Кыямов хэм башкалар катнашты. Кичэ бик кунелле узды.
26 ноябрь көнне Әниләр көне уңаеннан Мишәбаш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә “Саба чишмәләре” ансамбле үзенең концерт программасы белән чыгыш ясады. Концерт моңлы җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Концертка килучеләр яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алдылар.