Явлаштау мәктәбе укучылары һәм укытучылары Яңа ел өчен бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, яңа ел фигураларын ясадылар.
"Саба" ҖЧҖенең "Евлаштау"бригадасында 400 башка исәпләнгән яңа сөт фермасы төзелә башлады.
22 ноябрь көнне Евлаштау урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды
21 ноябрь көнне Евлаштау мәдәният йортында "Бердәм сыйныф серләре"конкурсы узды
12 ноябрьдә Явлаштау авылында яшәүче Арсланов Адехәм Арслангали улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Саба муниципаль районында МТЗ һәм СЗ ОСЗ начальнигы Гайнетдинова Л.Н., Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. ,«Саба» ҖЧҖ вәкиле Фазлыев А.К. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Аның алга таба да кадер-хөрмәттә яшәвен телибез!
8 ноябрь көнне Евлаштау мәдәният йортында "Буыннар тарихы - Гаилә ядкаре"район фестиваленең зона этабы узды.
Евлаштау урта мәктәбе базасында егетләр һәм кызлар арасында баскетбол ярышлары узды. Евлаштау урта мәктәбе егетләре һәм кызлары 3 нче һәм 2 нче урыннарны алдылар . Укучыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.
Саба" ҖЧҖенең "Явлаштау" бригадасында терлекчелек фермаларына керү юлларын ремонтлау дәвам итә.
"Әхәтов" КФХсында 130 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы төзелеше төгәлләнде
Футбол буенча "Явлаштау" командасы 2024 елгы Мөхәммәтшин кубогы плей-офф уеннары кысаларында Кукмараның "Степан Разин" командасы белән уйнады.