Явлаштау авыл җирлегендә территорияне чүп үләннәреннән арындыру эшләре бара
Явлаштау авыл җирлегендә ирләре Боек Ватан сугышында катнашкан тол әбиләргә Боек Җиңүнең 74 еллыгына бүләкләр тапшырылды. Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Р.Х.Нуриев, Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе М.М. Хузин Татарстан Республика Президенты исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
28 апрель көнне Явлаштау авылының Молодежная урамы буенча урам яктырту өчен изоляцияләнгән үткәргечләр монтажланды.
28 апрель көнне «Агач утырту көне» акциясе кысаларында Явлаштау авыл җирлегендә агач утырту буенча чаралар үткәрелде. Барлык бюджет учреждениеләре дә актив катнашты.
Җаваплылыгы чикләнгән"Саба" җәмгыятенең "Явлаштау" бригадасында язгы кыр эшләре бара.
Бюджет оешмалары көче белән юл кырыйлары чүптән чистартылды.
Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында аренда йортлары төзелэ.Төзу эшләрен ООО « ПМК – Мелиорация» алып бара.
22 апрель көнне Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында юллар тигезләнде.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Явлаштау авыл җирлегенең барлык оешмаларында территорияләрне чистарту буенча өмә оештырылды.
Явлаштау авыл җирлегендә 24 апрель конне укучыларның иҗади отчет концерты булдыБәйрәм чарасын Явлаштау урта мәктәбе укучыларының концерт программасы дәвам иттте. Концертны әзерләүче, хореография укытучысы Рахимуллина Чулпан һәм мәктәпнең иҗади группасы. Чыгышларның күп өлеше халык һәм заман биюләреннән торды. Тамашачылар, әти-әниләр балаларның чыгышын яратып карадылар.