ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

16 апрель көнне Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләп килүчн "Канэфер" фольклор ансамбле 25яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Саба районының Явлаштау авыл җирлегендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләмендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында 4 яңа йорт төзелеше бара.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мишәбаш мәдәният йортында  җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов концерты булды. Сәхнәдә эстрада һәм татар халык җырлары башкарылды. Тамашачылар концертны бик теләп карадылар, артистларның  һәр чыгышын тамашачылар кочле алкышлар белән каршы алдылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21 февраль көнне Явлаштау авыл җирлеге командасы Лесхоз бистәсенең чаңгы трассасында Саба районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында узган чаңгы ярышларында катнашты. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15 февраль -Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көн. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Шул уңайдан 18 февраль көнне укучылар арасында хоккей ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Явлаштау, Тимершык, Шыңар, Эзмә урта мәктәпләреннән һәм Шекше төп мәктәбеннән командалар көч сынашты. Безнең егетләребез беренче урынга лаек булды. Җитәкчеләрен һәм хоккейчы егетләребезне уңышлары белән котлыйбыз!

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

«12» февраль көнне Явлаштау авыл җирлеге территориясендә «Лыжня России 2021»  -  «Лыжня Татарстана 2021»  массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышлар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«9» февраль  көнне Явлаштау авыл җирлегендә халык җыены булып узды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында  "Саба" ҖЧҖ "Явлаштау" бригадасының отчет җыелышы булып узды. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Саба районының Явлаштау авыл җирлегендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләмендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында 4 яңа йорт төзелә башлады.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мишәбаш авылында яшәүче Нуруллина Хамсана Минһаҗ кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. Россия президенты Путин В.В. котлавын һәм бүләкләр тапшырды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International