ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2024 ел
җомга

7 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» район шәҗәрә фестиваленең чираттагы этабы узды. Фестивальдә Юлбат, Сатыш һәм Килдебак авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләр катнашты. Әлеге конкурста Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Тенеки һәм Йосыф Алан авыл клублары белән берлектә, Юлбат авылыннан Рәхимуллиннар гаиләсен тәкъдим иттеләр. Сәхнә чыгышларыннан тыш, мәдәният йорты фойесында да иҗади күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең төп экспонаты, әлбәттә инде, гаиләләрнең шәҗәрә агачы булды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсе «Халыклар бердәмлеге» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Халыклар бердәмлеге көне кысаларында китапханә мөдире әлеге бәйрәмнең барлыкка килүенең тарихи фактларын сөйләде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат авыл китапханәсендә “Китаплар илендә" дип исемләнгән дәресе үткәрелде. Барыбыз да китапка сакчыл карарга кирәклеген белә, әмма вакыт узу белән аны төзекләндерергә туры килә. Китапларны төзекләндерү китапханәчеләр тарафыннан даими алып барыла, ә бүген укучыларыбыз да үз өлешләрен кертте. Дәрес вакытында балалар белән китапның нидән гыйбарәт булуы, аны ничек дөрес итеп, нинди материаллар белән төзекләндерергә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
октябрь, 2024 ел
җомга

Өлкән яшьтәге юл хәрәкәтендә катнашучылар катлаулы категорияләренең берсе булып тора. Юлдагы вәзгыятьне тиз бәяләү сәләте какшау аркасында нәкъ менә алар еш кына юл-транспорт һәлакәтләре корбаны була. 8 октябрь көнне өлкәннәр һәм Гаилә елы декадасы кысаларында Юлбат авыл китапханәсе хезмәткәре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе вәкилләре Ф.З.Мәҗитов һәм ГБУ «Юл хәрәкәте иминлеге» идарәсе хезмәткәре Г.Н. Ягъфәрова белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнар өчен уен формасында «Имин юл» мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара башында өлкәннәргә җәмәгать транспорты тукталышында, кибет парковкасында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде. Олы яшьтәге җәяүлеләргә олыгайган саен тизлек кимү һәм күрү сәләте начарая баруын, шуңа күрә юлда игътибарлы булырга кирәклеген искәрттеләр. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы буклетлар ярдәмендә катнашучылар җәяүлеләргә кайда дөрес хәрәкәт итәргә, машина юлын ничек кисеп чыгарга икәнен искә төшерделәр. Чара азагында светофор, юл билгеләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне уен формасында искә төшерделәр һәм ныгыттылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 5 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Көзге пейзаж» дигән иҗат дәресе үткәрделәр. Чара барышында балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Картиналарда көзге күкнең үзенчәлекле матурлыгын һәм агачларның төрле төстәге яфракларын чагылдырдылар. Нәтиҗәдә гуашь белән эшләнгән якты, көзге пейзажлар барлыкка килде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Балтач юл төзу оешмасы көче белән Калатау авылында юл төзелеше.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 5 октябрьдә өлкәннәр янында булуларын "Яңа китаплар дөньясында» дип атадылар. Өлкәннәр ункөнлегендә игелек акцияләре үткәрү күркәм традициягә әверелде, алар барышында без олы яшьтәге кешеләргә кунакка барабыз, аларны бәйрәм белән котлыйбыз, зур булмаган сувенирлар бүләк итәбез һәм үзебезнең иң актив укучыларыбызга китаплар һәм вакытлы матбугат тәкъдим итәбез. Ә иң актив өлкән яшьтәге гаиләне Гаилә елында котлау икеләтә күңелле булды, чөнки алар быел бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үтәләр. Безнең мәдәният йорты һәм китапханә тормышында актив катнашучы хезмәт һәм тыл ветераннарын юбилейлары белән котлап  бүләк тапшырдык.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Сатыш һәм Тенеки авыллары мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган "Тормыш яме - сез өлкәннәр" дигән бәйрәм кичәсе оештырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм  чарасы  узды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2 октябрь көнне Юлбат авыл җирлегендә яшәүче бриллиант пар - 60 ел бергә яшәгән Сәләхов Әхтәри Сәләх улы һәм Сәләхова Шафига Ибәт кызы тәбрикләнде. Аларны авыл җирлеге башлыгы Талип Рәшит улы, җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы директоры Айнур Рафаил улы һәм Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илшат Илнур улы  котладылар. Сәламәтлек һәм озын гомер телибез Сезгә!

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International