Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында “Батырлыкта-матурлык” атнасы булып узды. Атна дәвамында балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү; Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү күздә тотылды. Җирне, күкне, диңгезне саклаучылар турында белемнәре баетылды.
24 февральдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Безнең җырлар сезнең өчен, солдатлар» дип исемләнгән бәйрәм программасын үткәрделәр. Кичә ике команданың очрашу - уены формасында узды. Катнашучылар биремне үтәүгә әзерләнгәндә, сәхнәдән патриотик шигырьләр, әниләр турында җырлар яңгырады. Балалар остаз-волонтер Хисамиев Фидаил җитәкчелегендә җырлар җырлап, «окоп шәмнәре ясау» буенча мастер-класс күрсәттеләр. Уен ахырында жюри әгъзалары йомгак ясадылар һәм командаларны котлап истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
23 февральдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Армиядә бер көн» дип исемләнгән уен программасын үткәрделәр. Балаларга төрле конкурсларда катнашырга тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар шулай ук Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Армия чемоданы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
13 февраль көнне Юлбат авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, Саба районы прокуроры Шәймарданов Р.Н., оешма җитәкчеләре катнашты.
10 февраль көнне Юлбат авылында яшәүче Гайфуллина Магфия Хәмит кызы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Юбилярны Саба муниципаль районында МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л .Н. Гайнетдинова, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев, җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры А.Р. Садыков һәм якыннары котлады.
7 февральдә, Татарстан Республикасы гербы көнендә, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы гербы - Дәүләт символы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре гербның әһәмияте, аның тарихы турында сөйләделәр, истәлекле урыннар турында китаплар тәкъдим ителде.
6 февральдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар язучысы Роза Хафизованың юбилеена багышланган «Моңлы әкиятче» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханә мөдире язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Китап күргәзмәсе оештырылды.
5 февральдә Юлбат мәдәният йортында «Юлбат» АХҖ ҖЧҖ хуҗалыгында 2023 ел йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча хисап җыелышы узды.
29 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында: “Мин дөнья кешесе!” атналыгы булып узды. Әлеге атнаның төп максаты: балаларда әхлакый сыйфатлар, әти-әнигә хөрмәт тәрбияләү; балаларның гаиләдәге хокуклары турындагы белемнәрен ныгыту, аларның ялга, уенга хокуклы булуларын аңлату; балаларга дус булырга кирәклеген төшендерү, аларда дуслык, әхлаклылык хисләре тәрбияләү; кеше бер-берсе белән, нинди милләттән булуына карамастан, туганнарча аралашып яшәүгә хокуклы булу төшенчәсен бирү.
2 февральдә Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Сталинград батырлыгын искә төшерик!" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Балаларны мөһим тарихи дата белән таныштырдылар, герой-шәһәр Сталинград, аның яклаучылары, Сталинград сугышының тарихи фактлары, совет солдатларының батырлыгы турында сөйләделәр.