2 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, Юлбат авыл китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Көчле рухлылар» дигән танып белү сәгате уздырды. Чара Н.Островскийның "Корыч ничек чыныкты?", Ф.Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала", Р.Нәбиевның "Бөртекләп җыелган гомер" китапларыннан китап күргәзмәсен карап чыгудан башланды. Шулай ук К.Шәфикова, Г.Сәгыйров, Р.Шәрипов һәм З.Шахбанның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр.
2 декабрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре инвалидлар көненә багышланган «Көчле рухлылар» дип исемләнгән стена газетасы чыгардылар.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында, 1 декабрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «СПИДсыз киләчәк» дип аталган мәгълүмати-белем бирү акциясе үткәрделәр. Укучылар СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы барлыкка килү тарихы һәм профилактика чаралары турында белешмә белән таныштылар.
“Хәят” коммерцияле булмаган оешмасы үткәргән “Мәхәббәт аша тәрбия. Бишек җыры.” бәйгесендә катнашып Юлбат “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячеләре Амирова Г.Р., Рахимуллина Р.Х., Каримова Г.Ф. “Моңлы бишек җыры” номинациясендә җиңү яуладылар.
25 ноябрьдә әниләр көне уңаеннан Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре "Әниләрнең ял көннәре бармы?" дип аталган викторина - уен программасы үткәрделәр.
Юлбат "Ромашка” балалар бакчасында “Йөрәк җылым сиңа, Әнием!” исеме астында концерт булып узды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, әниләре һәм әбиләре турында җырладылар, матур биюләр биеделәр.
24 ноябрьдә Юлбат мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабының зона туры узды. Лесхоз һәм Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәпләре, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе командалары катнашты. Һәр команда үз осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтте.
21 ноябрьдә Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, яңа китап белән танышу кичәсе уздырылды. Китап киштәләре төрле жанрдагы китаплар белән тулыланды. Күргәзмәдә татар язучыларының яңа әсәрләре тәкъдим ителде: З.Кадыйрованың "Урланган яшьлек", Н.Гыйматдинованың "Онытмадым...", Г. Галләмованың “Кайту”, Д.Латыпованың “Мәк чәчәге”, Н.Кәримованың “Изге ат”, А. Баймөхәммәтованың “Нахак” һәм башкалар.
Юлбат авыл китапханәсе, «Ромашка» балалар бакчасы белән берлектә, татар балалар язучысы Ш.Галиевның 95 еллыгына багышланган әдәби кунакханә үткәрде. Китапханәче Хәмитова балаларга Ш. Галиев иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләде. Җиңел, балаларга аңлаешлы телдә язылган "Шәвәли шуклыгы" шигырьләр җыентыгы балалар өчен бик кызыклы булды. Китапханәче балаларга бу китаптан кызыклы шигырьләрне кычкырып укыды. Аннары балалар белән бу шигырьләр турында фикер алышу булды. Чара барышында балалар төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.
Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре түгәрәк өстәл артында «Һәркемнең тормышы бер генә» дигән әңгәмә үткәрделәр. Чара тәмәкегә бәйлелекнең таралуын киметү һәм яшьләргә тәмәкенең сәламәтлеккә зыянлы йогынтысы турында мәгълүмат бирү максатыннан уздырылды.