ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

 Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан, 15 июньдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Хыял» мәктәп яны лагере балалары өчен «Юл куркынычсызлыгы әлифбасы» дигән әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 14 июньдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Каникулда яңа китаплар" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балалар китапханә фондына кергән яңа китаплар һәм күргәзмә белән таныштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "12 июнь - Россия көне" дип исемләнгән мәгълүмати - патриотик сәгать үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

9 июнь көнне Юлбат авылында традицион Сабантуй - 2024 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Тәфкил Шәйхетдинов калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

29 май көнне Юлбат төп мәктәбенең «Бергә  булу зур бәхет...” дип исемләнгән иҗат-отчет концерты булды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 июнь көнне Юлбат, Тенеки, Йосыф-Алан, Калатау  авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
май, 2024 ел
җомга

24 майда славян язуы һәм мәдәнияте көне үз чорының иң белемле кешеләре, бертуган Кирилл һәм Мефодий тарафыннан славян әлифбасын булдыру истәлегенә билгеләп үтелә. Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре яшь укучылар өчен «Сүзләр кайдан килде» дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Балаларга китапның һәм славян алфавитының барлыкка килү тарихын сөйләделәр. Чара ахырында «Славян язуын булдыручылар – Кирилл һәм Мефодий» турында презентация күрсәтелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 24 майда Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын бу истәлекле көн белән Саба фл ФБУЗ "ТРда Гигиена һәм эпидем үзәге" җитәкчесе Исмәгыйлев Илдус Шәрифулла улы, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы котладылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
май, 2024 ел
чәршәмбе

18 майда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Юлбат авылы музеен оештыручы һәм саклаучы - җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы, атказанган укытучы, тарихчы - Сафин Илдар Фәтхулла улы белән берлектә Халыкара музей көненә багышланган «Хәтер саклаучы-музей» дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Кунаклар күпсанлы экспонатларны, көнкүреш савытларын, документларны, бүләкләрне, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләүче киемнәрне кызыксынып карадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17 майда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Яраткан китап битләре буенча» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Укучылар яңа китаплар белән таныштылар һәм ошаткан китапларын өйгә укырга алдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International