Студентлар бәйрәме уңаеннан, 28 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре студентлар өчен «Татьяна көне» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр. Алып баручылар катнашучыларны бәйрәмнең тарихы һәм аның традицияләре белән таныштырдылар. Катнашучылар конкурс-уен программасына җәлеп ителде. Студентлар тормышы турында викторина сорауларына җавап бирделәр һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Чара дискотека белән тәмамланды.
26 гыйнварда, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "900 көн Батырлык" стенгазетасын чыгардылар. Ленинградта яшәүчеләрнең һәм саклаучыларның батырлыгы һәм тормышы безнең стена газетасында сирәк фотоларда чагыла .... Таня Савичеваның көндәлеге Ленинград блокадасының коточкыч дәлиле. Анда сүзләр бик аз, ләкин аларның һәрберсе җанга үтеп керә. Заманча балалар блокада көннәренең никадәр авыр һәм ачлыкта үтүен аңлар өчен, стена газетасында ул елларда карточка белән бирелгән икмәк кисәгенең фотосы, шулай ук икмәк чыгару нормалары, составы күрсәтелгән.
13 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен искечә Яңа ел бәйрәменә багышланган "Яңа ел каруселе" дип исемләнгән Чыршы бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмгә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар килде. Балалар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар.
12 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” клубы әгъзалары белән “Хезмәт кешене бизи“ дип исемләнгән кул эшләренә багышланган кичә оештырдылар. Алар яшь буынның кул эшләре, шулай ук «Хәят» коммерцияле булмаган оешмасы волонтерлары ролендә башкарылган эшләр белән таныштылар. «Ак калфак» клубы әгъзалары 2021 елда тешелгән видео һәм фото материаллары буенча мәдәният эшендә катнашкан иң күңелле мизгелләрне карадылар, нәтиҗәләр ясадылар һәм 2022 елга планнар төзеделәр. "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" исемле тематик күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.
4 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Кышкы әкият» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Кыш үзе матур да, салкын да, карлы ел фасылы. Чыршылар, наратлар ак бәскә төренеп, күзләрне камаштыралар. Балаларга үзләре күзаллаган кышны ясарга тәкъдим ителде. Мөдир гуашь белән рәсем ясау нигезен күрсәтте, ә балалар аның артыннан барысын да кабатладылар.
3 гыйнварда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Э.Успенский сценариясе буенча төшерелгән мультфильмын карау оештырдылар. Катнашучылар «Каникулы в Простоквашино» викторина уены сорауларына җавап бирделәр. Балалар Э.Успенскийның әкиятләр һәм шигырьләр иленә виртуаль сәяхәт ясап, авторның биографиясе, китаплары белән танышып, искиткеч игелек, юмор, дуслык һәм мәхәббәт дөньясын ачтылар. "Юлбарыс йөрергә чыкты" шигырен кычкырып укыдылар.
2 гыйнвар көнне, халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Яңа ел бизәкләре" дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Яңа ел эшләнмәләрен ясау вариантлары бик күп, әмма нәзек кәгазь эшләнмәләр иң популяры булып тора. Кәгазьдән бизәү әйберләре бинаны үзгәртә һәм кышкы атмосфераны тудыра. Катнашучылар белән бергә күләмле кар бөртекләрен кистеләр һәм ябыштырдылар. Бу бик кызыклы һәм мавыктыргыч процесс, аларны җитештерү махсус осталык таләп итми һәм хәтта яңа өйрәнүчеләргә дә өйләрен бизәүдә иҗади булырга мөмкинлек бирә.
Яңа ел алдыннан, 31 декабрь көнне, Юлбат мәдәният йортында традицион лотерея билетлары уйнатылды. Төп призлар: үтекләү тактасы, кер киптергеч, электр чәйнеге, блендер һ.б. Бүләкләр спонсорлар тарафыннан бирелде: «Юлбат «АХП» ҖЧҖ һәм Хәбибуллина С.Н. – « Юмарт» кибете.
30 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кызыклы һәм бай эчтәлекле "Яңа ел белән!" дип исемләнгән уен программасы әзерләделәр һәм үткәрделәр. Авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. авылдашларын һәм кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бәйрәм дәвамында алып баручылар кызыклы конкурслар һәм уеннар үткәрделәр, ә авылдашлар, кунаклар тамашачылар гына түгел, ә төрле конкурсларда актив катнашучылар булдылар.
Юбилей уңаеннан 17 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты китапханәсендә «Некрасов – бөек рус җырчысы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Мәдәният йорты мөдире укучыларны язучының биографиясе белән таныштырды. Балаларга язучының тормышы һәм эшчәнлеге турында белү кызык булды. Ул - «мәхәббәт, ирек, тынычлык һәм батырлык " җырчысы иде. «Кыш бабай һәм куяннар», «Тимер юл», «Мәктәп укучысы», «Саша» шигырьләрен кычкырып уку һәм анализлау үткәрелде. Моннан тыш, китапханәче белән берлектә китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.