Инвалидлар декадасы кысаларында, 6 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре югары квалификацион категорияле тренер, ТР физик культура һәм спорт отличнигы, ТР атказанган физик культура хезмәткәре Исмаилов Фәрхәд Усман улы белән берлектә «Алар белән горурланырга була» дип исемләнгән әңгәмә һәм өстәл теннисы буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-классны өстәл теннисы буенча Таҗикстанның спорт мастеры, өстәл теннисы буенча Россиянең спорт мастерлыгына Кандидат Ищенко Екатерина Сергей кызы (ПОДА), 2020 - 2021 елларда Россия чемпионатының ике тапкыр бронза призеры һәм I нче төркем инвалиды Фәтхриев Ирек Илсур улы үткәрде.
4 декабрь көнне Туктар авыл клубында "Театр-яктылыкка, нурга илтә" исемле район конкурсы кысаларында спектакль сәхнәләштерелде. Юлбат авыл җирлеге исеменнән тамашачылар игътибарына Р.Батулланың "Кичер мине, әнкәй" мелодрамасы тәкъдим ителде. Рольләрне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы мөдирләре, китапханәче һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарды.
3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата – Билгесез Солдат көне – ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә. Бу көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә обелиск янында чәчәкләр салу акциясенә кушылдылар һәм «Исемең синең билгесез, батырлыгың үлемсез» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр.
Инвалидлар декадасы кысаларында 3 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, танылган татар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Фәнис Яруллинга багышланган «Җилкәннәр җилдә сынала» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Әдәби сәгать барышында катнашучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим ителде, аннан соң балалар язучының шигырьләрен укыдылар. Ф. Яруллинның тормышы һәм иҗаты-батырлык һәм фидакарьлек үрнәге. Инвалидлар декадасына стенгазета куелды.
1 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре мәгълүмати тематик материал белән «Спид STOP» дип исемләнгән стенгазета әзерләделәр һәм «Спидсыз киләчәк» дип исемләнгән мәгълүмати-белем бирү акциясе үткәрделәр.
Тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында, 19 ноябрь көнне ,Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Һәркемнең гомере бер генә!» исемле аралашу әңгәмәсе үткәрде.
26 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, «Бөтен гаилә белән –китапханәгә» акциясе кысаларында, «Китапханә-бөтен гаилә өчен йорт» дигән кычкырып уку дәресе үткәрделәр. Чарада катнашучылар-әниләр һәм аларның балалары-рольле әкиятләр һәм балалар авторларының башка әсәрләрен укыдылар. Очерклар буенча риваятьләр яки дөньяви хикәяләр, повестьлар, әкиятләр укылды. "Китап - синең киңәшчең, дустың, ярдәмчең...» исемле китап күргәзмәсе һәм аңа күзәтү оештырылды.
27 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында "Театр- яктылыкка, нурга илтә" исемле район конкурсы кысаларында спектакль куелды. Тамашачылар игътибарына Р.Батулланың "Кичер мине әнкәй" мелодрамасы тәкъдим ителде.
24 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Җырлыйм әнием турында" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.
11 ноябрь көнне Юлбат авыл мәдәният йортында “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм КВН формасында үтте.