2023 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелүгә 79 ел була. Бу көнне Россиядә Бөек Ватан сугышы барышында саклау тарихына һәм Ленинград блокадасы тарихына багышланган «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия Хәтер акциясе уза. 27 гыйнварда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Ленинград шәһәре блокадасын тулысынча бетерү көне» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрделәр һәм акциягә кушылдылар. Акциядә катнашучылар блокадалы икмәк турында белделәр, символик икмәк кисәге һәм тасвирланган белешмә алдылар. Катнашучыларга авыр сугыш көннәре, Ленинград блокадасында яшәгән балалар, Ленинград укучысы Таня Савичева көндәлеге, аның гаиләсе һәм сугышка кадәрге тормышы, кызның якыннарын югалту һәм блокада вакытында ялгызы калуы турында сөйләделәр. Балалар игътибарына "Блокадалы Ленинград Геройлары һәм татарстанлылар блокадалы Ленинградта»-презентациясе тәкъдим ителде.
Юлбат авыл китапханәсендә 2022 елның иң актив укучыларын сайладылар. Әлеге чара «Күбрәк укыйсың – күбрәк беләсең» исеме астында узды. Барлык актив укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара ахырында катнашучылар Татарстанның халык шагыйре һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты драматург Илдар Гафур улы Юзеевның 90 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган "Моң эчендә асылташ" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
4 гыйнварда Тенеки авыл клубында балалар өчен яңа ел бәйрәме узды. Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар өчен «Чыршының яңа ел маҗаралары» дип аталган театральләштерелгән уен тамашасы әзерләделәр.
30 декабрьдә Тенеки авыл клубында Йосыф-Алан авыл клубы мөдире белән берлектә "Яңа ел белән!" дип исемләнгән бал-маскарад үтте.
29 декабрь көнне Юлбат мәдәният йортында Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 сыйныф укучыларының яңа ел бәйрәме узды. Балалар матур номерлар, җырлар, биюләр әзерләгәннәр иде.
29 декабрь көнне Юлбат мәдәният йортында Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларының күптән көтелгән Яңа ел бәйрәме узды. Балалар конкурсларда катнаштылар, җырладылар, күңел ачтылар.
Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә җирлек башлыгы «Нэфис косметикс» АҖ тарафыннан әзерләнгән яңа ел бүләкләрен өләште.
Бакчабызда Яңа ел бәйрәме гөрләп узды. Балаларыбыз Кыш бабай һәм Кар кызын сагынып көтеп алдылар.Алар шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп кунакларыбызны сөендерделәр. ыш бабай изге теләкләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды.
20 декабрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты, “Ак калфак” кызлары белән берлектә “Май канаты” ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
15 декабрьдә бөтен дөнья халыкара чәй көнен бәйрәм итә. Россиядә чәй күптәннән традицион һәм яраткан эчемлеккә әйләнде. 15 декабрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Чәй - ул ризык түгел. Чәй - ул аралашу» дип аталган түгәрәк өстәл оештырылды. Әңгәмә барышында чәй тарихы, төрле илләрдә чәй эчү традицияләре турында сөйләделәр, канатлы сүзләр, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, чәй турында популяр җырлар башкардылар. Чара чәй эчү белән тәмамланды. Чара темасы буенча китап һәм тематик күргәзмә оештырылды.