10 декабрь көнне Юлбат авылында тантаналы рәвештә Саба үзәк район хастаханәсенең "Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Ачылу тантанасында Саба районы Башлыгы Минниханов Раис Нургали улы, «Саба РҮХ» ДАССУ баш табибы Юсупов Марат Рафаэль улы, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы, шулай ук авыл халкы һәм кунаклар катнашты.
Яңа бина тулысынча заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Диспансеризация, медицина тикшерүләре, барлык кирәкле процедуралар үткәрергә мөмкинлек бирә.
8 декабрь көнне Юлбат мәдәният йортында Саба районы А. Кәримуллин исемендәге китапханә хезмәткәрләре сумка-шоппер буяу буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада Юлбат, Тенеки, Йосыф-Алан авылларының актив, иҗади яшүсмерләре һәм яшьләре катнашты. Чара башында китапханәчеләр сумканы ничек буярга, буяу бозылмасын өчен нинди нечкәлекләрен исәпкә алырга һәм озак саклансын өчен ничек киптерергә икәнен аңлаттылар. Катнашучыларның һәрберсе үз идеясын һәм фантазиясен күрсәтте. Һәркем уникаль, стильле, ә иң мөһиме кабатланмас сүрәтле сумкага ия булдылар.
25 ноябрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Сөйләшик әле, әни, бер...» дип аталган әңгәмә очрашу үткәрделәр. Беренче күргәнебез-әни, без әйткән беренче сүз-әни. Ир кеше тормышындагы иң авыр сынаулар белән очрашканда да, ул әнисен искә төшерә. Без сезнең һәм балаларыгыз белән горурланабыз. Авылның мобилизацияләнгән егетләренең аналары белән аралаштык. Алар үз фикер-тәэсирләре, уллары, мобилизация турында язган шигырьләре белән уртаклаштылар. Әниләр турында җырлар җырланды, китаплардан патриотик шигырьләр укылды. Бу очрашу әниләрнең күңелен күрү, булышу максатыннан планлаштырылды. Кичә җылы, дустанә атмосферада чәй табыны артында тәмамланды. Авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. сәламәтлек, озын гомер һәм уллары белән тизрәк очрашуларын теләде.
29 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында, “Гаиләбез белән уку”- кычкырып уку оештырылды. Чара вакытында әниләр балалар белән бергә әсәрләрнең дөрес исемнәрен ачыкладылар, темалар буенча мәкальләр һәм әйтемнәр буенча белемнәрен күрсәттеләр, шигырьләр һәм хикәяләр укыдылар. Бу чара балаларга рәхәтләнеп күңел ачарга, ә ата-аналарга күптән укылган әсәрләрне искә алырга мөмкинлек бирде.
Юлбат "Ромашка” балалар бакчасында “Йөрәк җылым сиңа, Әнием!” исеме астында концерт булып узды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, әниләре һәм әбиләре турында җырладылар, матур биюләр биеделәр.
Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында «Йорт хайваннары һәм кошлары» атналыгы булып узды. Әлеге тема астында әңгәмәләр үткәрелде. Дидактик һәм хәрәкәтле уеннар уйналды. Балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әсәре сәхнәләштерелде. Балаларның хайваннарның, кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәре ныгытылды.
30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Ул вакытта меңләгән кеше нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар ителгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, төзәтү - хезмәт лагерьларына җибәрелгән, махсус җирлекләргә җибәрелгән һәм хәтта гомерләреннән мәхрүм ителгән. Бу фаҗигале дата алдыннан, 29 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Без хәтерлибез! Без беләбез!" исемле мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында катнашучыларны «Өзелгән очыш» - китап күргәзмәсендә булган әдәбият белән таныштырдылар һәм күзәтү ясадылар. Балалар зур террорчылык елларында атып үтерелгән Юлбат авыл җирлегендә яшәүчеләрнең фамилияләрен һәм Сафин И.Ф. «Юлбатым - Ямбулатым» китабының материалларын кызыксынып өйрәнделәр. Тенеки авылында яшәүче Мөнәвәрә Рәхимҗан кызы истәлекләре белән дә уртаклаштылар. 1933 елда әтисе Сабирҗанов Рәхимҗан кулга алына һәм Архангельск шәһәренә җибәрелә. Гаилә 1997 елда реабилитацияләнә.
29 октябрь көнне Керәнне авыл клубында "Җырлыйк әле" шоу проект программасы белән Юлбат авыл җирлеге һәм Юлбат мәдәният йорты, китапханә,Тенеки һәм Йосыф-Алан мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Катнашучылар ретро җырлар башкарып, үзара ярышып үзләренең вокал осталыкларын күрсәттеләр. Программа уен формасында өч этапта узды, ә уенчыларны җылы сүзләр һәм концерт номерлары белән хупладылар. Катнашучыларның чыгышын жюри комиссиясе әгъзасы А. Гәрәев бәяләде һәм чара ахырында нәтиҗәләр ясады. Программада катнашучыларны Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. рәхмәт сүзләрен белдерде, татлы бүләкләр тапшырды.
30 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Хыял» мәктәп яны лагере балалары белән бергә «Алтын сукмак буйлап көз атлый» конкурс-уен программасын үткәрделәр. Мөдирләр балаларга елның иң матур вакыты, табигатьтәге үзгәрешләр, елның бу вакытында кошларның һәм хайваннарның үзләрен ничек тотулары турында сөйләделәр. Көзнең билгеләре турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгьлүматләр белделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Балалар күңелле һәм кызыклы викторинада катнаштылар. Бик теләп хәрәкәтле уеннар уйнадылар көч сынаштылар.
ВЛКСМның 104 еллыгы уңаеннан 30 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә «Туган көнең белән, Комсомол!» дип аталган мәгълүмат сәгатен үткәрделәр һәм стена газетасын чыгардылар.