ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Юлбат авылында милли программа буенча модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше бара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

25 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре юбиляр-якташыбыз Рөстәм Зариповның юбилее уңаеннан «Тамчыгөл» -әдәби кунакханә оештырдылар. Әңгәмә барышында үзенчәлекле язучының иҗаты белән таныштылар, аның иҗатының Ватан белән, илдәге вакыйгалар белән бәйле булуын, аның әсәрләренең халык тормышын чагылдыруын белделәр; Ватанга, туган җиргә, халыкка мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итүче җырлар башкардылар. Беренче мәхәббәт тарихы, тылсым, хатирәләр һәм башка күп маҗаралар сөйләнде. Чарада башка катнашучылар белән бергә «Шәһри Казан» газетасының бүлек мөдире, филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты - Галиева Рәсимә Муллаян кызы да бар иде. Кунак юбилярны котлады һәм чын күңелдән теләкләр теләде. Чара барышында чарада катнашучыларның һәрберсенә сүз бирелде. 1995 елда юбилярыбыз катнашында булган видеофайллар һәм иске кадрларны карап, очрашуда катнашучылар үз яшьлекләрендә булган кебек булдылар. Чара чәй өстәле, юбилярының «Тамчы гөл» һәм танылган татар җырчылары башкара торган башка музыкаль әсәрләрен җырлау белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

21 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Ах, бигрәк тәмле бәрәңге!” исемле уен чарасы үткәрделәр. Презентация материалы аша чарада катнашучылар аның безгә каян килгәнен, төрле телдәге исемен һәм файдалы үзенчәлекләрен  белделәр. Чара уеннар, мәзәкләр, конкурслар белән дәвам итте. «Тәмле табын серләре» дип аталган тематик күргәзмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

15 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Икмәк — барысына да баш» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Ипигә сакчыл караш, аны үстергән кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт балачактан ук сеңдерелергә тиеш. Чара барышында балалар икмәкнең кеше тормышындагы әһәмияте турында белделәр, икмәк үстерү процессы белән, икмәк табынга ничек килүе белән таныштылар. Чара балаларларның үз куллары белән әзерләгән кайнар бутербродны авыз итү һәм икмәк турында тематик видео карау белән тәмамланды. «Куктә кояш, җирдә икмәк -мәңгелек» исемле тематик күргәзмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үз укучыларын «Балалар фольклоры иле»нә китап сәяхәтенә чакырдылар. Балалар халык әкиятләре, мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар укыдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Коррупциягә каршы тәрбия чаралары кысаларында, 8 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Коррупциягә каршы бергә» дигән мәгълүмат сәгате уздырдылар. Әлеге чараның максаты - яшь буында коррупциягә каршы дөньяга караш һәм каршы торуның бөтен җәмгыять һәм аерым алганда һәр кешенең эше икәнлеген аңлау.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

3 октябрь көнне «Ильвина» ресторанында алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Анда Юлбат авыл җирлегеннән 50 ел бергә гомер иткән 2 пар катнашты.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

1 октябрь көнне Юлбат мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган «Иң мөһиме –күңел белән картаймаска» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т. Р. Шәмсиев кунакларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кичәне  матур җырлар, нәфис сүзләр белән үреп алып барды. Бәйрәм кайнар пылау һәм татлы ризыклар белән чәй эчеп тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

20 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Урман сукмакларында» дип аталган экологик сәгать үткәрделәр. Чарадан балалар урманнарның планетаның «үпкәсе» булуын белделәр, чөнки алар һаваны чистартырга һәм кислород җитештерергә булышалар. Табигать - зур хәзинә, ул кешегә үзенең бетмәс-төкәнмәс байлыгын юмарт бүләк итә. Ә кешеләр табигый байлыкларны сакчыл файдаланырга тиеш. ...Балалар белән викторина үткәрелде. Балалар барлык төр агачларны санап чыктылар, табигать турында шигырьләр укыдылар һәм табигатьнең җылы көнендә хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Кызыклы шәхесләр тормышы» циклыннан мәгълүмат сәгате үткәрделәр, анда катнашучыларны Зифа Кадыйрова һәм Галия Сафиуллинаның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. «Урланган яшьлек», «Мәхәббәт корбаннары» китапларына мәгълүмәт тәкъдим ителде. Авторларның повестьлары гади, халык телендә язылган һәм шуңа күрә укучыларга якын. «Яңа китап –яңа дус» китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәбиятка күзәтү ясалды. Чара барышында безгә җырчы һәм җырлар авторы Ринат Рәхмәтуллин кунакка килеп, яшьләр белән аралашты һәм тормышыннан кайбер фактларны сөйләргә өлгерде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International