Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Ямьле Саба" проекты кысаларында авылыбызның матур урыннарында "экологик куркынычсызлык" дигән экологик сәгать үткәрделәр.
Юлбат мәдәният йорты мөдире «наркомания турында сөйләшик» - «наркотиклар - балалар уены түгел»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре яшьләр белән бәйрәмнең барлыкка килү тарихын искә төшерделәр, мәдәният йорты территориясендә эшләделәр һәм дискотека оештырдылар. Барысы да яхшы кәеф белән һәм тагын шундый җылы кичә үткәрергә теләк белән кайтып киттеләр.
Тенеки авыл клубы мөдире менә шушы гореф-гадәтне яңартып, “Капка төбе” дип аталган чара оештырды. Кич утыру өчен клуб территориясе капка төбе итеп әзерләнде, фотозона да бар иде.
Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре хикәя ярдәмендә «Вакытлар артында исемнәр, исемнәр артында тарих " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.
23 июнь көнне иртәнге 04:00 сәгатьтә Юлбат авыл мәдәният йорты , китапханә Й-Алан авыл клубы хезмәткәрләре , авыл җирлеге башлыгы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар обелискы янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер көне» акциясенә кушылдылар. Чара сценарий буенча шигырьләр уку, чәчәкләр салу һәм бер минут тынлык белән узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан, әмма аңа кадәр яшәмәгән ветераннарга ,батырларга мәңгелек дан һәм хөрмәт.
22 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты , китапханә, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. «Хәтер шәме» акциясе, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы тарихын үсеп килүче буынга җиткерүгә юнәлтелгән. Безнең ата-бабаларыбызның батырлыклары үрнәкләре яшь буында аларның Россия тарихына, Ватанны саклаучыларның батырлыгына һәм үз-үзләрен корбан итүгә мөнәсәбәтен формалаштырырга тиеш.
19 июнь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре , китапханәче,Тенеки, Йосый-Алан авыл клублары һәйкәл янында "Без сезнең исемнәрегезне хәтерлибез" дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр .
17 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре Әтнә районында Калатау җирлегендә урнашкан "Изгеләр чишмәсенә" ( "Әүлиәләр зиратына ") "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче апаларыбыз белән сәяхәт кылдык.
Петр I тууына 350 ел тулуга багышланган чаралар циклы кысаларында Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Бөек исемнәр " дип исемләнгән презентация күрсәттеләр.