ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

8 нче май көнне Юлбат мәдәният йорты каршында  батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында “Җиңү көне”, дип исемләнгән митинг үтте. Авыл мулласы чыгышыннан соң, җирлек башлыгы Шәмсиев Т.Р., район вәкиле Закирзянов Р.Р., мәктәп директоры Хаҗиев И.И., "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиясе директоры Садыков А.Р. сугыш чоры балалары исеменнән Галиев Н.Т., мәктәп укучылары,  барлык тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм җитәкчеләр, ветераннар белән бергә «Хәтер бакчасы» утырттылар.

 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
май, 2022 ел
җомга

Юлбат авыл җирлегендә тыл ветераннарын Җиңү көне белән котлап котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

20 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Иман нуры» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Татарстан Республикасы Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, тарихчы Сафин Илдар Фәтхулла улы Идел буе Болгары тарихының төп моментларының берсе – ислам динен рәсми кабул итү турында сөйләде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

2 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре цифрлы мәдәният проекты кысаларында музейга виртуаль сәяхәт оештырдылар. Чара барышында катнашучылар музейда нинди кызыклы әйберләр күрергә мөмкин икәнлеге, нинди күргәзмәләр булуы, музей хезмәткәрләренең нәрсә белән шөгыльләнүләре турында белделәр. Музей - Дәүләт Эрмитажы коллекциясе белән таныштылар. Бу - Санкт-Петербургның сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгатькә багышланган иң танылган музейларының берсе. Чара ахырында әбиләребезнең кул эшләре белән таныштылар, алар музейда үз урыннарын алырга һәм кыйммәтле экспонат булырга лаек. Күптән чигелгән, бүгенге көнгә кадәр сакланган кул эшләре дә бар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, Халыкара китап көне кысаларында «Сезне  уку утравында маҗаралар көтә» дип аталган әдәби сәяхәт үткәрделәр. Балалар китаплары – ул тулы бер дөнья, иң кызыклы һәм серле китаплар-балалар китаплары. 2 апрель көнне Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Ганс Кристиан Андерсен барлык чорларның иң бөек әкиятчесе дип санала. Балалар бөек Г.К.Андерсен әкиятләре буенча әдәби сәяхәт ясадылар. Алар язучының тормыш юлы белән таныштылар, презентация-викторина ярдәмендә Андерсенның  әкият геройларын танып, сөйләп бардылдар. Г.Х. Андерсен әкиятләренә багышланган уен-квест балаларда күңелле җанлану уятты. Китаплар турында мәкальләр укыдылар, табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр. Һәр станциядә катнашучылар яңа биремнәр алдылар. Сәяхәт серле сандыктан хәзинә табу белән тәмамланды. “Балалар китабы көне белән” дигән китап күргәзмәсе куелды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
март, 2022 ел
дүшәмбе

27 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре көче белән "Нәүрүз" бәйрәменә зур һәм эчтәлекле программа әзерләнде, стенгазета, фотозона куелды. Чара кыш һәм яз арасындагы каршылыкны сурәтләүче театр инсценировкасы белән башланып китте. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда катнаштылар. Тамашачы кунаклар җырлар тыңладылар, көч һәм җитезлек буенча төрле ярышларда катнаштылар, коймак, ботка ашап, чәй эчтеләр. Күңелле җырлар, призлар белән мавыктыргыч ярышлар-болар барысы да бәйрәм атмосферасы һәм җыелучыларга яхшы кәеф тудырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
март, 2022 ел
дүшәмбе

19 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр белән «Терроризмга һәм экстремизмга –юк дип әйтик!» дип исемләнгән кисәтү кичәсе үткәрделәр.  Катнашучылар белән терроризм һәм экстремизм кебек куркыныч күренешләр турында фикер алыштылар. Яшьләр көтелмәгән хәлләр килеп туганда саклану, үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен әйбәт белергә тиешләр. Безгә хәвефсезлек чараларын тагын да камилләштерергә кирәк. Әледән-әле кабатланып торган хәвефле очраклардан һәркайсыбызга сабак аласы иде, чөнки бу очракта сүз барыбызның да иминлеге хакында бара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
март, 2022 ел
чәршәмбе

4 март көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Тенеки авыл клубы белән берлектә, әбиләребезнең әзерләгән татар халык ашларының үзенчәлеген өйрәнеп, көндәлек табыныбызны милли ризыклар белән баету максатыннан, «Ак калфак» клубы әгъзалары белән «Тәмле табын серләре» дигән түгәрәк өстәл артында халык ашлары серләре белән уртаклаштылар. Төрле конкурслар үткәрелде, алар концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды. «Тәмле табын серләре» - китап күргәзмәсе, «Минем пешерү  серләрем» - тематик күргәзмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

25 февраль көнне Юлбат мәдәният йортында "Татавтодор" АҖ хезмәткәрләре "Җырлыйк әле" шоу-проекты кысаларында, искиткеч концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Турлар арасындагы тәнәфесләрдә җырладылар, биеделәр, шаярдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

21 февраль Халыкара туган тел көне. 19 февраль көнне Юлбат мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә “Горур телем” дигән фольклор сәгать үткәрелде. Чарада алып баручылар катнашучыларга туган тел, аның байлыгы һәм кабатланмас булуы, туган ягыбызның ничек кадерле булуы һәм ничек яшәүе, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар, халык йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. «Мәкальне төгәллә» дигән уен-викторина кызыклы булды. Чара азагында балалар «Әдәби Алан» проекты өстендә эшләделәр. «Горур безнең тел» - китап күргәзмәсе, «Халкымның күңел җәүһәрләре» - тематик күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International