23 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсендә, 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, төрле сыйныфта укучы ир балалар арасында “Армиядә бер көн” дигән конкурс – уен үткәрелде. Малайлар армия хезмәтен чагылдырган конкурста катнаштылар. Кичә ахырында бәйрәм белән котлап, һәр катнашкан уенчыга бүләкләр тапшырылды.
19 февраль көнне Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында, тәҗрибәләр аша әйләнә-тирәне өйрәнү темасы астында, тәрбиячеләрнең район семинары булып узды. Тәрбияче Каримова Г.Ф. 3-4 яшьлек балалар белән “Диңгезгә сәяхәт”, тәрбияче Рахимуллина Р.Х. 5-7 яшьлек балалар белән “Ел фасыллары алмашы” темасына ачык эшчәнлекләр күрсәттеләр. Балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә “Аулак өй” күренеше күрсәтелде. Семинарда район мәгариф бүлеге методисты Гумерова Л.М. чыгыш ясады. Явлаштау “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Багутова Н.М. “Күңелле атна” дидактик уены, Мичән “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Загидуллина А.Ф. ИКТ технологияләре кулланып эшләнгән уеннар тәкъдим итте.
16 февраль көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә герой – шагыйрь М.Җәлилгә - татар шагыйренә багышланган «Муса Җәлил – балаларның дусты» дип исемләнгән шигырь сәгате үткәрделәр. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, аның батырлыгы турында сөйләделәр. Чара барышында укучыларны китап күргәзмәсе материаллары белән таныштырдылар һәм тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү үткәрделәр.
13 нче февраль көнне Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты, китатханә белән берлектә “Әфган кайтавазы” дип исемләнгән батырлык сәгате үтте. Әфганстан сугышын яктыртып китап күргәзмәсе куелды. Әфганстан һәм Чечня сугышында катнашкан егетләр турында әңгәмә үткәрелде. 1964 елда туган,1982 елның 31 октябрендә Әфганстанда һәлак булган Юлбат авыл җирлегендә урнашкан Тенеки авылы егете Илгизәр Харисов турында сөйләнде. Аның турында авылдашлары, сыйныфташлары, укытучылары язган истәлекләр укылды.
11 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсе 3 сыйныф укучылары (җитәкчесе Фирая Фаруковна) белән "Халыклар дуслыгы" дип исемләнгән толерантлык дәресе үткәрде. Максат: милли аермаларга карата толерант, гуманлы мөнәсәбәт һәм хөрмәт тәрбияләү, мәдәни хезмәттәшлеккә, патриотизмга омтылыш тәрбияләү. Яшь китап укучылар дөнья халыклары әдәбияты һәм әкиятләре белән таныштылар.
12 февраль көнне Юлбат авыл җирлегендә халык җыелышы булып узды.
Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә язучы Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан “Түземнәр генә бәхеткә лаек...” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте.
Калатау авылында яшәүче Фәттәхова Сания Нуретдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев Россия Президенты котлавын тапшырды.
5 февраль көнне Юлбат авыл мәдәният йорты, китапханә һәм авыл фельдшеры Халыкара куркынычсыз интернет көне уңаеннан «Сәламәт булсаң –бай буласың» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвеше турында белем формалаштыру; коллективта үзара хезмәттәшлек күнекмәләрен ныгыту. Балалар фельдшерның сорауларына җавап бирделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында лекция тыңладылар. Глобаль интернет өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә күп кенә эшләрдә төп ярдәмчегә әверелә. Биредә алар кирәкле мәгълүмат эзлиләр, китаплар укыйлар, уйныйлар, аралашалар. Интернет челтәрендә куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәргә? Чара барышында укучылар бу сорауга җавап таптылар. Балалар танып-белү викторинасында катнаштылар, бердәм рәвештә сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр искә төшерделәр, «зарарлы», «файдалы» уенын кызыксынып уйнадылар.
29 гыйнвар көнне, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан язучы, драматург, сценарийлар авторы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР язучылар , РФ театр әһелләре берлекләре әгъзасы Мансур Аяз улы Гыйләҗевка багышланган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада язучының тормышын, иҗатын, гаилә тарихын чагылдырган презентация тәкъдим ителде. Авторның китапларына, аның турында язылган журналлардан күргәзмә куелып, күзәтү ясалды. "Рәхәт яшибез" дип исемләнгән сатирик комедиясеннән өзекләр укылды.