Юлбат авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, 1 сыйныф укучылары өчен "Китап – белем чишмәсе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында туган телнең әһәмияте турында сөйләделәр. Шулай ук викторина үткәрелде, анда туган тел турында бик күп мәкальләр яңгырады. "Китап – якын сердәш ул" дигән китап күргәзмәсе һәм әдәбиятка күзәтү оештырылды.
Тенеки авылында яшәүче Муллиева Сания Муллый кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев Россия Президенты котлавын тапшырды.
Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсенең 23 нче гыйнвар планы нигезендә, студентлар көне уңаеннан, танып-белү бәйгесе үткәрелде. Чараның тематикасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Кичәге, бүгенге һәм булачак студентлар бәйге барышында үзләренең белемнәрен барлап, зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын исбатлап, күп төрле биремнәрне үти алдылар. Бер сорау да җавапсыз калмады. Чара бер сулышта, күңелле, эшлекле мохиттә үтте.
17 гыйнварда бөтен дөньяда «Балалар уйлап тапкан әйберләр көне» билгеләп үтелә. Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 2021 елның 17 гыйнварында "Балалар уйлап тапкан әйберләр көне» дип исемләнгән уен программасы уздырды.
Юлбат авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе планы буенча 10 нчы гыйнвар көнне "Яраткан китап битләре буйлап" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты: нәфис сүзгә мәхәббәт тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту. Чара ахырында "Әдәби алан" проектында актив катнашучыларны бүләкләү булды. Проект Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан оештырылды.
9 январь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Төрле төстәге кино дөньясы» дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрделәр. Чара мультфильмнар дөньясына багышланган иде. Балаларны мультипликацион фильмнар барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Чара барышында балалар мультвикторина сорауларына җавап бирделәр, шулай ук мультфильм геройлары турында табышмаклар чиштеләр. Программа ахырында балалар «Куркынычсызлык әлифбасы» буенча видеороликлар карадылар.
8 гыйнвар көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе «Кышкы патшалык» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Балалар кышкы табигатькә сокланып, рәхәтләнеп уйнадылар: чанада һәм тимераякта шудылар.
7 гыйнвар көнне Юлбат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче ел укучыларын барлады. Иң күп китап укучыга, иң күп китап укучы гаиләгә, өлкәннәр һәм яшьләр арасында иң күп китап укучыларга бүләкләр тапшырылды.
6 гыйнвар көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Битлек, мин сине беләм!» дип исемләнгән дискотека оештырылды.
5 гыйнвар көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Кар бабайда кунакта» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр.