3 гыйнвар көнне Тенеки авыл авыл клубы мөдире балалар белән "Урра, кышкы каникуллар!" дигән темага уен программасы уткәрде. Уен программасы балаларда кызыксынучанлык, активлык, эмоциональ ярдәмчеллек кебек сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән һәм Яңа ел тематикасына бәйле булган уеннар уткәрде. Балалар уеннарда актив катнаштылар: бозда шуу, кем тизрәк карны капчыкка җыя, иң югары туп һәм башка бик күп уеннарда катнаштылар. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар һәм татлы призлар һәм «Кар кызы»нан бүләкләр алдылар.
30 декабрь көнне Тенеки авыл клубы мөдире авылы халкы белән берлектә яңа 2021 нче ел уңаеннан “Без Яңа елны каршылыйбыз!” дип аталган бал-маскарад үткәрде.
Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә 31 нче декабрьдә «Яңа ел кәефе» дип исемләнгән бию - күңел ачу программасы үткәрде. Күңелле Яңа ел конкурслары һәм уеннарыннан, җыр-биюләрдән, шигырьләрдән һәм, әлбәттә, традицион әйлән-бәйләннән торган күңел ачу программасы барлык катнашучыларның кәефен күтәрде. Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алып, бер-берсен Яңа ел белән котлап, бу бәйрәмне гаилә белән каршылау өчен таралыштылар.
31 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты Кыш бабае һәм Кар кызы Юлбат Тенеки авылында яшәүче гаиләләрне Яңа ел белән тәбрикләде. Һөнәрләрен күрсәткән һәрбер балага Кыш бабай бүләкләр тапшырды.
30 декабрь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә коллективы «Яңа ел белән!" дип исемләнгән яңа ел тамашасы үткәрде». Бәйрәм дәвамында кызыклы конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Кунаклар гаиләләре белән конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм чарасы кызыклы һәм бай эчтәлекле булды. "Юлбат» АХП ҖЧҖ директоры Садыков А.Р., Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. котлау сүзләрен җиткерделәр.
Юлбат авылында 80/20 программасы буенча йорт төзелә башлады. Төзелешне җаваплылыгы чикләнгән “Мелиорация” ПМК җәмгыяте башкара.
Калатау авылында 80/20 программасы буенча йорт төзелеше дәвам итә. Йортның эчке эшләре эшләнә. Төзелешне "Кристал" ҖЧҖ башкара.
Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында яңа ел бәйрәме гөрләп узды. Кунакка әкият геройлары да килгән иде. Балалар күңелле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Ә Кыш бабай балалар бакчасы белән бәйрәмгә кадәр үк таныша башлаган иде инде. Ул бу атнада һәркөнне килеп яңа мәйданчыгыбызны, кар сыннарын, балаларның бәйрәмгә әзерләнүен күзәтеп йөрде.
Бу көннәрдә Юлбат авыл җирлегендәге оешма-предприятияләр яңа елны каршыларга әзерлек эшләре алып бара. Биналар гирлянда утлары, рәсемнәр белән бизәлә, кардан сыннар ясала.
22 декабрь көнне Тенеки авыл клубында Олы Кибәче авыл җирлеге үзешчәннәренең "Буыннар чылбыры" концерты булды. Концерт программасы бик эчтәлекле һәм бай иде, тамашачылар һәрбер чыгышны көчле алкышларга күмде.