22 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсенең планы нигезендә "Ач, шигьрият, серләреңне" дип исемләнгән шигърият сәгате үтте. Чара матур, тылсымлы, барлык әкияти вакыйгаларга бай ел фасылы - кышка багышланды. Балалар белән берлектә яратып укыла торган шигырьләр кабатлап укылды, җырлар да искә төшерелде.
15 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә, «Якты чырай – такта чәй» дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрделәр. Чара барышында чәйнең составы, төрләре, чәй әзерләү серләре, чәйнең файдасы, халык арасында әлеге табигать бүләге турында дөреслеккә туры килмәгән бик күп уйдырмалар турында сөйләшү алып барылды. Чәй турында мәкальләр, әйтемнәр барланды, җырлар искә төшерелде. Чәй көненә багышланган кичә халкыбызның матур гореф-гадәте - чәй эчү белән тәмамланды. Чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.
Калатау авылында 80/20 программасы буенча йортлар төзелеше дәвам итә. Төзелешне "Кристал" ҖЧҖ башкара.
3 декабрь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм сыйныф җитәкчесе 3 сыйныф укучылары өчен Билгесез солдат көненә багышланган "Яшь сугыш геройлары" дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чараның төп максаты һәм бурычлары: укучыларга Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыклар турында сөйләү, патриотизм хисе, югары әхлакый сыйфатлар, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, ил тарихын өйрәнү. "Герой-пионерлар» китабына күзәтү үткәрелде, чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.
Калатау авылында 80/20 программасы буенча йортлар төзелә башлады. Төзелешне "Кристал" ҖЧҖ башкара.
Саба районы, авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында Юлбат авыл җирлегендә дә йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йортлар Юлбат авылында, авыл хуҗалыгы белгечләре өчен төзелә.
10 ноябрь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Яшь сугыш геройлары» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чараның төп максаты һәм бурычлары: укучыларның Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыклары турында сөйләү, патриотизм, югары әхлакый сыйфатлар, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, ил тарихын өйрәнү. "Герой-пионерлар» китабына күзәтү үткәрелде, чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.
6 ноябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышлап, «6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Балаларга Конституциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләнде, презентация материаллары аша аның структурасы белән таныштырылды, шулай ук балалар ТР гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында белде. Әңгәмә барышында балаларга законнарның әһәмияте һәм Конституциянең мөһимлеге турында аңлатылды. Чара ахырында балалар викторинада катнаштылар һәм Татарстан әләме макетын төзеделәр, китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды.
1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала. Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлары булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. 30 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Без хәтерлибез, беләбез” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Тенеки авылында яшәп гомер итүче, 1933 елда гаиләләре белән репрессиягә дучар булган Мөнәвәрә апа гаиләсе язмышы, Сафин И.Ф. ның “Юлбатым - Ямбулатым” китабында репрессияләнгән якташларыбыз турындагы мәгьлүмат бирелде. Чара тематикасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.
22 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, Юлбат төп мәктәбе китапханәсе белән берлектә, Халыкара мәктәп китапханәләре көненә багышланган “Күңел өчен даруханә” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар беренче китапханәләрнең ничек барлыкка килүен, борынгы заманнардан алып хәзерге заманга кадәр ничек үсеш алуын белделәр. Чара ахырында балалар үзләренең белемнәрен тикшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.