Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре “Читаем Дарзамана. Дәрзаман әсәрләрен укыйбыз” акциясенә кушылып, 13 нче октябрь көнне, Җәүдәт Дәрзаман шигырьләрен,әсәрләрен кычкырып уку оештырдылар.Чара балалар язучысы,шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел тулуга багышланган иде. Балалар һәм китап укучылар юбилярның биографиясе белән таныштылар, шигырьләрен кычкырып укыдылар. Балаларга бигрәк тә аның «Караурман кунаклары» дип исемләнгән әкият – поэмасы ошады. “Дәрзаманны укыйбыз” - китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде һәм китаплары тәкъдим ителде.
7 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре план нигезендә үзләрендә Әлмәт татар дәүләт драма театры артистларын кабул итте. Халык язучысы Аяз Гыйләҗевның “Кар астында кайнар чишмә” пьесасы буенча куелган спектакльне Юлбат авыл җирлеге тамашачысы бик җылы кабул итте. Пьеса моннан кырык ел элек язылган булса да, бүген дә актуаль. Сәхнәдәге дүрт герой – ата белән ул, ана белән кыз арасында “аталар һәм балалар” мәңгелек проблемасы ята. Спектакльнең режиссеры – Булат Хәйбуллин.
Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе 1 нче октябрь көнне "Ягез әле, әбиләр!” дигән спорт-күңел ачу чарасы үткәрделәр. Катнашучылар үз көчләрен төрле дисциплиналарда сынап карадылар. Шулай ук командалар көче белән иҗади номерлар, күңел ачу конкурслары һәм уеннар әзерләнгән иде.
3 октябрь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе коллективы өлкәннәр көне уңаеннан "Чын күңелдән" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар, күпьеллык намуслы хезмәтләре, зирәклекләре һәм эчкерсезлекләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Бәйрәм үзешчән артистлар, мәдәният йорты һәм китапханә коллективы әзерләгән концерт номерлары белән дәвам итте. Өлкәннәр концерт номерларын бик шатланып күзәттеләр, үзләре дә әкиятләр сәхнәләштерүдә катнаштылар, халык җырларын җырладылар, төрле темаларга актив аралаштылар.
22 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, уңыш бәйрәме кысаларында, “Көз бүләкләре" дип аталган күргәзмә оештырдылар, шул тематикада фотозона ясадылар. Бәйрәмдә күңелле җырлар яңгырады, чара тематикасы буенча хәдислар һәм шигырьләр укылды. «Кабак кына димәгез!» дип исемләнгән мастер класс оештырылды. Фәтхриева Гүзәл кабактан торт пешерү серләренә төшендерде, рецепт белән таныштырды. “Кабакның файдалы үзлекләре” дигән исем астында стенгазета эшләнде.
Татарстанда яшәүче халыкларның традицион уеннарына багышланган республикада беренче «УЕН ФЕСТ» фестивале старт алды. «Uen Fest» — онытылган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан оештырылган проект. Фестиваль кысаларында Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә “Соңгы яфрак” уены уйналды.
12 сентябрь көнне Сабабызда зур бәйрәм — «Кабак бәйрәме — 2020» үтте. Әлеге чарада Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә Йосыф – Алан, Тенеки авыл клублары да катнашты. Быел кабактан эшләнмәләр берничә юнәлештә башкарылды: «Саба районының 90 еллыгы», «ТАССРга — 100 ел» һәм «Бөек Җиңүгә 75 ел». Кабактан күп төрле ризыклар тәкъдим ителде, мичтә кабактан бәлеш тә пеште.
8 нче сентябрь көнне Юлбат авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның 2015-2020 нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды.
Бүгенге җәмгыятьне сәламәтләндерү зарурлыгы хәзер беркемгә дә сер түгел инде. Сәламәт яшәү рәвешен куәтләү һәм аңа иярү - заман таләбе ул. 5 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре мәгълүмат сәгате кысаларында “Саулык-зур байлык” дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырды. Чараның максаты: саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату, үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү, балаларның иҗади активлыгын, сөйләм телен үстерү.
28 август көнне Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән Юлбат хуҗалыгы амбарына "Икмәк һәр нәрсәгә баш" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Әңгәмә барышында, безнең өстәлебезгә икмәк килгәнче, никадәр хезмәт башкарылуы аңлатылды.