Юлбат авыл җирлеге территориясендә җәмәгать территорияләренең һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләре дәвам ителә.⠀
3 июльдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре юл хәрәкәте турында кызыклы танып белү сәгате үткәрделәр.
2 июльдә Юлбат мәдәният йорты һәм балалар өчен авыл китапханәсе мөдирләре ачык һавада әңгәмә-диалог формасында китапларга күзәтү оештырдылар.
Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылдаш волонтерларны җәлеп итеп «Сез гел истә, хәтердә...» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чара кысаларында Ватанны саклаган авылдашларның батырлыкларын искә алдылар.
20 июньдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Балалар журналлары битләре буенча мавыктыргыч сәяхәт" темасына библиографик дәрес үткәрелде. Балалар "Ежик", "Саша һәм Маша", "Салават күпере", "Непоседа", "Читаем по слогам" кебек журналлар белән таныштылар.
Юлбат хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара. Берьеллык үләннәрдән сенаж салалар.
Юлбат авылында спорт мәйданчыгы төзелешен 159 нчы ПМК ҖЧҖ алып бара.
19 июньдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кәгазьдән күгәрченнәр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Күгәрчен тынычлык символы, сугышларга һәм көч куллануга каршы көрәш символы.
Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре фельдшер ярдәмчесе белән берлектә сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Чара башында фельдшер ярдәмчесе файдалы киңәшләр белән уртаклашты, җәйге эссе көннәрдә сәламәтлекне ныгыту өчен иң нәтиҗәле халык чаралары турында сөйләде һәм балаларның барлык сорауларына җавап бирде.
Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан, 15 июньдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Хыял» мәктәп яны лагере балалары өчен «Юл куркынычсызлыгы әлифбасы» дигән әңгәмә үткәрделәр.