26 гыйнварда Казан шәһәрендә «РИТМ» халыкара фестиваль үзәге оештырган "Талантлар симфониясе" Халыкара конкурсы узды. Конкурста,"Шаян" бию дуэты составында, Юлбат авыл мәдәният йортының бию сөючеләр клубы әгъзасы Фәтхриев Рушан катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча дуэт II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Бөек Ватан сугышының һәрбер көне күз яше һәм кан белән тулган, тик алар арасында аеруча фаҗигале мизгелләр бар. 872 көнгә сузылган Ленинград блокадасы шундыйлардан. Быел, 27 гыйнварда, әлеге блокаданы өзүгә 76 ел була. Шул уңайдан 17 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “900 көн батырлык” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.
12 январь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре искечә Яңа елны каршылауга багышланган "Искесен озатабыз, Яңа елны каршылыйбыз» дип исемләнгән күңел ачу-уен программасы үткәрделәр.
3 гыйнвар көнне Тенеки авыл клубында Багавиева Рифидәнең «Рәхмәт сезгә, авылдашлар, мин биредә таптым бәхетне» дип исемләнгән юбилей кичәсе булып узды.
6 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Яңа ел шатлыклары» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр. Конкурс һәм биремнәрнең темасы Саба районына багышланган иде. Чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.
Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын сагынып көтеп алдылар. Алар шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп кунакларыбызны сөендерделәр. Кыш бабай изге теләкләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды.
Бу көннәрдә Юлбат авыл җирлегендәге оешма-предприятияләрдә яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Биналар гирлянда утлары, рәсемнәр белән бизәлә, кардан сыннар ясала.
Тенеки авыл клубында атна саен традициягә кергән “Кич утыру”лар дәвам итә. 13 декабрь көнне кич утыру - “Яңа елга әзерлек” буенча узды. Бәйрәмдә уйнатыласы уеннар барланды, җыр-биюләр турында сөйләшенелде. Бәйрәм вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Ахырда бәйрәм чыршысы бизәлде.
3 нче декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты, кикапханә хезмәткәрләре “Ромашка балалар бакчасында “Кыш бизәкләре” дигән тема буенча уенлы танып –белү чарасы үткәрделәр. Чарада дидактик, музыкаль уеннар кулланылды.Китап күргәзмәсе оештырылды.
Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында әниләр көненә багышлап “Әнием–күз нурым” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Кадерле әниләребезне котлап балалар “Кызыл алма” әкиятен рольләргә бүленеп уйнадылар. Бик нәниләребез үзләренең әниләренә матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен бүләк иттеләр. Йосыф-Алан балалар бакчасында да балалар әниләрен үзләренең матур җырлары, биюләре, шигырьләре белән сөендерделәр. Иң ахырдан балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.