ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2 февраль көнне Юлбат авыл мәдәният йортында, мәдәният йорты, китапханә, мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мирас” клуб берләшмәсе белән берлектә Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" дип исемләнгән моңсу комедиясе сәхнәләштерелде. Авыл халкы үзешчәннәрнең уенын бик җылы кабул итте, уйланып та, көлеп тә кинәнде тамашачы.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган Ленинград блокадасы өзелгәнгә 75 ел тулды. Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә, Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан,  “Ленинград оборонасы һәм блокадасы - Каһарманлык символы” китап күргәзмәсе куелды. “900 көн Батырлык” дип исемләнгән Хәтер сәгате үткәрелде. Өлкән китап укучы Галиев Наил Тимергалиевич   документаль фактларга таянып бу көннәр турында сөйләде. Китапханәче “Ленинград оборонасы һәм блокадасы - Каһарманлык символы”  күргәзмәсенә күзәтү ясады. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.  Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!


saby.tatarstan.ru

21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты хезмәткәләре, китапханәче һәм “Зөбәрҗәт” фольклор коллективы белән берлектә “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип аталган чара булып үтте. Китапханәчесе Хамитова Нәсфия “Ак калфак” оешмасының максатлары һәм эшчәнлеге турында сөйләде, күргәзмә белән таныштырды. “Халкыбызның күңел бизәкләре “дигән чарада яшьлектә җырланган җырлар, матур уеннар искә төшерелде, хатирәләр барланды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

13 гыйнвар көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Искесен озатабыз, Яңа елны каршылыйбыз" дигән күңел ачу программасы үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

5 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл балалары өчен Чыршы бәйрәме оештырдылар. Балалар чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар һәм Кыш бабайга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай барысына да татлы бүләкләр өләште. Беркем дә бүләксез китмәде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International