Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
2 октябрь көнне Юлбат авыл җирлегендә яшәүче бриллиант пар - 60 ел бергә яшәгән Сәләхов Әхтәри Сәләх улы һәм Сәләхова Шафига Ибәт кызы тәбрикләнде. Аларны авыл җирлеге башлыгы Талип Рәшит улы, җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы директоры Айнур Рафаил улы һәм Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илшат Илнур улы котладылар. Сәламәтлек һәм озын гомер телибез Сезгә!
1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте. Әлеге күркәм чарада Юлбат авыл җирлегендә яшәүче яшь парлар – агымдагы елның август аенда гына гаилә корып яши башлаган Алинә һәм Фаил Мәҗитовлар да катнашты. Яшь парны Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. Ярты гасырны бергә кичкән өлкәннәрдән дә яшьләр адресына ихлас теләкләр, гаилә кыйммәтләрен саклап калырлык, бу хисләрне балаларына, оныкларына, оныкчыкларына күчерерлек киңәшләр дә яңгырады.
1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте. Әлеге күркәм чарада Юлбат авыл җирлегеннән Билаловлар гаиләсе дә катнашы. Юбилярларны Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миннеханов бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Оешма җитәкчеләре, юбиляр парларның балалары тәбрикләде. Без юбилярларга бәхет, сәламәтлек һәм тагын күп еллар бергә булуларын телибез! Һәр көн шатлык һәм елмаю белән тулы булсын!
1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте. Әлеге күркәм чарада Юлбат авыл җирлегеннән Хәсәновлар гаиләсе дә катнашы. Юбилярларны Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миннеханов бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Оешма җитәкчеләре, балалары тәбрикләде. Без юбилярларга бәхет, сәламәтлек һәм тагын күп еллар бергә булуларын телибез! Һәр көн шатлык һәм елмаю белән тулы булсын!
25 сентябрь көнне Юлбат авыл китапханә мөдире «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды. Сәламәтлекне ничек ныгыту һәм саклау турында мәгълүмат тәкъдим иттелде. Сәламәт яшәү рәвеше дөрес туклануны оештыруны, тигез физик йөкләнешне, даими ял итүне күз алдында тота.
21 сентябрь көнне Юлбат авыл китапханәсе балаларны вакытлы матбугат белән таныштырды. Балалар мавыктыргыч уеннар уйнадылар, кызыклы биремнәр, сканвордлар чиштеләр.
Кызыклы китап белән очрашу - ул һәрвакыт шатлык, ә яңа китап белән очрашу – икеләтә шатлык. Яңа китаплар карау, матур иллюстрацияләргә соклану, әдәби геройлар дөньясына чуму нинди күңелле. Китапханәнең китап фонды яшь укучылар өчен яңа әдәбият белән тулыланды. Укучыларны әдәби яңалыклар белән таныштыру максатыннан "Танышыгыз! Яңа китаплар!" дип аталган китап күргәзмәсе куелды.
Террорчылыкны профилактикалау максатыннан Юлбат авыл китапханәсе "Сак булыгыз - террорчылык!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче әңгәмә барышында укучыларга террорчылыкның сәбәпләре, нәтиҗәләре, теракт куркынычы барлыкка килеп тоткын итеп алынган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатты.
Хуҗалыкта бу сусыл азык терлекләр рационында иң зур өлеш алып тора. Кукурузны кырлардан механизатор Мәҗитов Зөфәр ура. Массаны ташуга дүрт берәмлек техника куелган. Шоферлар: Фатихов Расих, Фархуллин Илфар, Мансуров Фаил, Сәхәбиев Илнур. Силос массасы трамбовкасында Т-75 и МТЗ-122 тракторы җәлеп ителгән, аларда тәҗрибәле механизаторлар: Әглиев Илдус һәм Нуретдинов Фәнил эшли. Бөтен процессны агроном Хисамиев Фидәил җитәкли. Силос салганда яшел массаны траншеяга тигезләп һәм тыгызлап таптап урнаштырып баруга зур игътибар бирелә, чөнки терлек азыгының сыйфаты да шуңа бәйле. Әлеге участокта эшләрнең сыйфатын баш зоотехник Хаҗиева Энҗе контрольдә тота.