ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2024 ел
җомга

7 февральдә, Татарстан Республикасы гербы көнендә, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы гербы - Дәүләт символы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре гербның әһәмияте, аның тарихы турында сөйләделәр, истәлекле урыннар турында китаплар тәкъдим ителде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6 февральдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар язучысы Роза Хафизованың юбилеена багышланган «Моңлы әкиятче» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханә мөдире язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

5 февральдә Юлбат мәдәният йортында «Юлбат» АХҖ ҖЧҖ хуҗалыгында 2023 ел йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча хисап җыелышы узды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29 гыйнвардан  3 февральгә кадәр Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында: “Мин дөнья кешесе!” атналыгы булып узды. Әлеге атнаның төп максаты: балаларда әхлакый сыйфатлар, әти-әнигә хөрмәт тәрбияләү; балаларның гаиләдәге хокуклары турындагы  белемнәрен ныгыту, аларның  ялга, уенга хокуклы булуларын аңлату; балаларга  дус булырга кирәклеген төшендерү, аларда  дуслык, әхлаклылык хисләре тәрбияләү; кеше бер-берсе белән, нинди милләттән булуына карамастан, туганнарча аралашып яшәүгә хокуклы булу төшенчәсен бирү.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 2 февральдә Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Сталинград батырлыгын искә төшерик!" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Балаларны мөһим тарихи дата белән таныштырдылар, герой-шәһәр Сталинград, аның яклаучылары, Сталинград сугышының тарихи фактлары, совет солдатларының батырлыгы турында сөйләделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 февральдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балаларга уен формасында күңелле «Сәламәтлек поезды» нда сәяхәткә чыгарга тәкъдим иттеләр. «Сәламәтлек поезды» на эләгү өчен башта аңа билетлар алырга кирәк иде, ә моның өчен балаларга сәламәтлек турында табышмакларны чишәргә, викторинада катнашырга кирәк иде. Сәяхәт вакытында балалар бик күп кызыклы тукталышларга туктадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Юлбат төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре "Тату сыйныф серләре" конкурсының район турында финалда чыгыш ясадылар һәм призлы урынга лаек булдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Газета-журнал дөньясы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын һәм Россиядә матбугат үсеше турында сөйләде. Шулай ук китапханәгә килгән «Саба таңнары», «Ватаным Татарстан», «Юлдаш», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», «Авырмас өчен 101 киңәш», «Татарстан яшьләре» газеталары һәм «Сөембикә», «Гаилә учагы», «Мәйдан», «Безнең мирас», «Казан утлары», «Сәхнә» журналлары белән таныштырды. “Газета-журнал дөньясы" дип аталган тематик күргәзмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

 12 гыйнварда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, “Ак калфак» клубы әгъзалары белән берлектә, кич утыру оештырдылар. «Тылсымлы куллар - иҗат җимешләре» тематик күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6 гыйнварда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар белән бергә «Песнәк кафесы» экологик акциясе үткәрделәр. Балалар белән бергә кошлар өчен җимлек ясадылар. Чара ахырында җимлекләргә азык салып, агачларга асып куйдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International