ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2024 ел
җомга

5-9 сыйныф укучыларның “Яңа ел кичендә” бәйрәменнән матур мизгелләр

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныф укучыларының бал-маскарады.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йортында балалар өчен, Юлбат авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Тенеки  һәм Йосыф-Алан авыл клуб мөдирләре белән берлектә «Чыршы янында серле могҗиза» дип исемләнгән чыршы бәйрәме үткәрделәр. Тамаша геройлары балаларны чара башыннан ук әкият дөньясына алып кереп киттеләр. Балалар клоун, куяннар һәм аждаһа белән бергә маҗаралы бәйрәм атмосферасына чумды, кызыклы конкурсларда катнаштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2024 елның беренче көннәрендә Юлбат авыл китапханәсенә килгән укучылар өчен «Елның беренче укучысы» акциясе яңа ел бәйрәмнәренең көтелмәгән дәвамы булды. Акциядә катнашучылар өчен китапханә һәм мәдәният йорты мөдирләре бик күп күңелле сюрпризлар әзерләделәр: хезмәткәрләрдән котлау, беренче укучылар өчен бүләкләр, китап күргәзмәләре. Акция укучыларны китапханәгә җәлеп итүнең бер формасы булып тора. Беренче килүчеләр яшь укучылар булды. Кызлар һәм малайлар шигырьләр һәм әкиятләр яраталар. Алар акциянең истәлекле бүләкләрен алдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3 гыйнварда Йосыф-Алан авыл клубында Тенеки, Йосыф-Алан авыл клублары, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2 гыйнварда Тенеки, Йосыф-Алан авыл клублары, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Тенеки авылы балалары өчен "Бервакыт яңа ел чыршысы янында" дигән театральләштерелгән тамаша куйдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2 гыйнварда Юлбат мәдәният йортында ҖЧ “Юлбат” авыл хуҗалыгы җәмгыяте хезмәткәрләренең балалары өчен чыршы бәйрәме үтте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яңа ел өчен кызыклы һәм бай эчтәлекле «Яңа ел белән!» исемле театральләштерелгән программа әзерләделәр һәм уздырдылар. Отышсыз лотерея үткәрелде. Яшь талантлардан күңелле музыка, яхшы кәеф, кызыклы күренешләр, театральләштерелгән тамаша, кыш бабай, кар кызы һәм аждаһа, куяннар һәм клоуннан котлаулар бәйрәмдә катнашучыларга һәм тамашачыларга ел буена җитәрлек дәрт, көч-куат бирде. Авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев авылдашларны һәм кунакларны яңа ел белән котлады.   Бәйрәм дәвамында алып баручылар кызыклы конкурслар һәм уеннар үткәрделәр, ә авылдашлар һәм кунаклар, төрле конкурсларда актив катнашып, яңа ел бүләкләренә ия булдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бакчабызда Яңа ел бәйрәме гөрләп узды.Балаларыбыз Кыш бабай һәм Кар кызын сагынып көтеп алдылар.Алар шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп кунакларыбызны сөендерделәр.Кыш бабай изге теләкләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

13 декабрь көнне Казан шәһәре К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында әдәби марафон җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында Хәмитова Нәсфия Әнәс кызы һәм Төхвәтуллина Гөлниса Тимербай кызы дипломнар белән бүләкләнделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International