ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Юлбат  авыл җирлеге халкы, бердәм булып, солдатларга кирәк ярак жыеп, СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәмнәрен җибәрделәр. Матди ярдәм күрсәтү генә түгел, солдатларның сугышчан рухын ныгыту да мөһим дип саныйбыз, чөнки сине туган илең, туган як кешеләре хәтерли икәнен белү һәрвакыт күңелле булачак! Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә, җиңүне якынайтырга үзебезнең өлешне кертергә тиешбез.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Юлбат авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясау эшләре бара. Мондый шәм 15-30 минутка җитәрлек газ баллоныннан аермалы буларак, дүрт-сигез сәгать янып тора. Шәмнәр белән чатырны, кулларны җылытырга, әйберләрне киптерергә һәм кыр шартларында су кайнатырга мөмкин. Блиндаж шәмнәре кул астындагы материаллардан ясала: калай савытлар һәм картоннан.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Юлбат авылы мәдәният йортында хатын-кызлар хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнәләр. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Юлбат авылы мәдәният йортында хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәр үрү өчен станок ясалды. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Көчле кар яву һәм бураннардан соң, Юлбат авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны кардан чистарту оештырылды. ҖЧ “Юлбат” авыл хуҗалыгы җәмгыяте механизаторы Рахимуллин Рафил К-742 тракторы белән урамнарны кардан чистартты. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, Юлбат авыл китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Көчле рухлылар» дигән танып белү сәгате уздырды. Чара Н.Островскийның "Корыч ничек чыныкты?", Ф.Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала", Р.Нәбиевның "Бөртекләп җыелган гомер" китапларыннан китап күргәзмәсен карап чыгудан башланды. Шулай ук К.Шәфикова, Г.Сәгыйров, Р.Шәрипов һәм З.Шахбанның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2 декабрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре инвалидлар көненә багышланган «Көчле рухлылар» дип исемләнгән стена газетасы чыгардылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында, 1 декабрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «СПИДсыз киләчәк» дип аталган мәгълүмати-белем бирү акциясе үткәрделәр. Укучылар СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы барлыкка килү тарихы һәм профилактика чаралары турында белешмә белән таныштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
декабрь, 2023 ел
җомга

 “Хәят” коммерцияле булмаган оешмасы үткәргән “Мәхәббәт аша тәрбия. Бишек  җыры.” бәйгесендә катнашып Юлбат “Ромашка”  балалар бакчасы тәрбиячеләре Амирова Г.Р., Рахимуллина Р.Х., Каримова Г.Ф. “Моңлы бишек җыры” номинациясендә җиңү яуладылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

25 ноябрьдә әниләр көне уңаеннан Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре "Әниләрнең ял көннәре бармы?" дип аталган викторина - уен программасы үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International