ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

 Каникуллар вакытында Юлбат ФАП мөдире Бадиковна Миләүшә Рәшит кызы мәктәп лагерына йөрүче балалар өчен фельдшер-акушерлык пункты буенча экскурсия үткәрде. Миләүшә Рәшит кызы балаларга ФАПта урнаштырылган барлык приборлар турында сөйләде, озынлыкны һәм авырлыкны ничек үлчәргә кирәклеген күрсәтте, фельдшерның эше турында бик кызыклы итеп сөйләде. Әлеге экскурсия мәктәп укучыларын төрле һөнәрләр белән таныштыру программасы кысаларында узды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Быел 29 октябрьда  ВЛКСМның 105 еллыгы билгеләп үтелә. 28 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Туган көнең белән, Комсомол!» дип исемләнгән  мәгълүмат сәгате үткәрделәр һәм стена газетасын чыгардылар. Мәгълүмати тема буенча «Комсомолның туган көне» дип аталган күргәзмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Ул вакытта меңләгән кеше нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар ителгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, төзәтү - хезмәт лагерьларына, махсус җирлекләргә җибәрелгән һәм хәтта гомерләреннән мәхрүм ителгән. 27 октябрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре  «Без хәтерлибез! Без беләбез!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында катнашучыларны «Өзелгән очыш» дип аталган китап күргәзмәсенә куелган  әдәбият белән таныштырдылар һәм күзәтү ясадылар. Балалар зур террорчылык елларында атып үтерелгән Юлбат авыл җирлегендә яшәүчеләрнең фамилияләрен һәм И.Ф. Сафинның «Юлбатым-Ямбулатым» китабының материалларын кызыксынып өйрәнделәр. Тенеки авылында яшәүче Мөнәвәрә Рәхимҗан кызы истәлекләре белән дә уртаклаштылар. 1933 елда әтисе Сабирҗанов Рәхимҗан кулга алына, бөтен гаиләләре Архангельск шәһәренә җибәрелә. Гаилә 1997 елда реабилитацияләнә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

24 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Йосыф-Алан авыл клубы мөдирләре «Кич утыру» фольклор-сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучылар белән башта "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә" фестиваль-конкурсындагы чыгышка анализ үткәрелде. Безнең көннәргә кадәр авыл җирлегендә үзгәрешсез диярлек сакланып калган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне, шулай ук совет чорында үзгәреш кичергән йолаларны искә төшерделәр. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре халык фольклорының һәм татарларның иң кызыклы йола чагылышлары турында сөйләделәр. Әлбәттә, нинди кич утыру - җырсыз һәм гармунсыз?..

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты мөдире хенд мейд стилендә келәм ясау буенча «МастерОк» исемле мастер-класс үткәрде. Үз кулларың белән иске әйберләрдән төрле ысуллар белән келәм ясау турында сөйләде. Бу күп вакыт таләп иткәнлектән, чара вакытында катнашучылар бер уртак келәм ясадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

21 октябрьдә Юлбат мәдәният йортында "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә» дип исемләнгән фестиваль - конкурс узды. Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре Юлбат авыл җирлегенең үзешчән сәнгать коллективы белән берлектә "Кәләш бирнәсе әзерләү" йоласын  күрсәттеләр. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында  “Икмәк - безнең байлыгыбыз” дип исемләнгән атналык булып узды. Атна дәвамында балаларның өстәлдә икмәк барлыкка килүе турындагы күзаллаулары киңәйтелде. Икмәкне  булдыруда катнашы булган кешеләрнең һөнәрләре турында сөйләнде. Балаларда икмәккә, аны барлыкка китерүче кешеләрнең хезмәтенә сакчыл караш тәрбияләнде. Икмәктән пешерелгән ризыкларның үсеп килүче организм өчен файдасы турында күзаллау булдырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

«Яңа китаплар дөньясы» - 7 октябрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләргә үз сәфәрләрен шулай дип атады. Олы яшьтәгеләр декадасында игелек акцияләре үткәрү яхшы традициягә әверелде, алар барышында без олы яшьтәге кешеләргә барабыз, аларны бәйрәм белән котлыйбыз, кечкенә сувенирлар бүләк итәбез һәм иң актив укучыларыбыз өчен китаплар һәм вакытлы басмалар тәкъдим итәбез. Ә иң актив өлкән яшьтәге гаиләне котлау икеләтә күңелле булды, чөнки алар быел бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үтәләр. Мәдәният йорты һәм китапханә тормышында актив катнашалар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында “Яшелчәләр, җиләк-җимешләр, гөмбәләр” атналыгы булып узды. Атна дәвамында балалар яшелчәләр, җиләк-җимешләр, гөмбәләр турында белемнәрен ныгыттылар. Нәниләрне “Уңыш бабай” кунак итте, көз күчтәнәчләре тутурылган кәрзин бүләк итеп балаларны сөендерде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

 Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасында «Фельдшер ярдәмчесе»проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАПах) «Фельдшер ярдәмчесе» вазифасы кертелде. Юлбат фельдшер-акушерлык пунктында Хуҗина Алсу Миннерәшид кызы, Йосыф-Алан фельдшер-акушерлык пунктында Садыкова Дилбәр Дамир кызы фелдьшерның ярдәмчесе булып эшли башладылар.

Фельдшер ярдәмчесе функцияләренә пациентларны өйдә патронажлау, диспансерлаштыруның 1 этабы кысаларында чаралар үткәрү (анкета үткәру,кан  басымын үлчәү, антропометрия һ. б.), дару препаратларын китерү һәм аларны кабул итүне контрольдә тоту, аз хәрәкәтләнүче һәм яткан авыруларны карау һ. б. керә.

Фельдшер ярдәмчеләре Хуҗина А.М. һәм Садыкова Д.Д. медицина колледжлары базасында «авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы» белгечлеге буенча һөнәри әзерлек уза башладылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International