Юлбат авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте Тенеки авылында 74 м. юл ремонтлады.
Юлбат авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте Юлбат авылында 217 м. юл ремонтлады.
Юлбат авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте Калатау авылында 37 м. юл ремонтлады.
Юлбат авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте Йосыф-Алан авылында 34 м. юл ремонтлады.
“Сафин И.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгында кишер уңышын алу дәвам итә.
10 сентябрьдә Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки һәм Йосыф - Алан клублары хезмәткәрләре Казан кунаклары өчен Сафин И.Ф. музеена "Безнең район - безнең горурлыгыбыз" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар.
Җаваплылыгы чикләнгән Юлбат авыл хуҗалыгы басуларында көзге кыр эшләре бара. К-742 тракторында Рәхимуллин Рафил көндәлек 10-15 га җирне эшкәртә.
24 августта Юлбат авыл китапханәсе мөдире "Хәзинә" клуб берләшмәсе балалары белән бергә Саба үзәк китапханәсе оештырган "Әдәби алан" - "Ямьле җәй - китаплы җәй" проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Балалар өчен мастер-класслар эшләде. Анда алар шигырьләр язарга, проект турында тәэсирләре белән уртаклашырга мөмкинлек алды.
Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Дәүләт флагы – дан символы» дигән патриотик сәгать үткәрделәр. Чарада катнашучыларга илнең төп символлары турында сөйләделәр. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм үзләре флаг төсләренең мәгънәләре турында сөйләделәр.
19 августта Йосыф-Алан авыл клубында, Юлбат авыл китапханәсе белән берлектә, балалар журналлары дөньясында дип аталган вакытлы матбугатка күзәтү уздырылды. Яшь укучылар китапханәгә килүче журналлар белән таныштылар. Һәр бала яраткан журналын укырга сайлап алды.