ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, 19 август көнне, Юлбат авыл китапханәсе, мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы белән берлектә, авылның Тукай урамында, милли чара – Татар халкының матур традициясе югалмасын әле дип, "Кич утырыйк бергәләп" дигән кич утыру оештырдылар.  Авылның иң күркәм, матур гадәте  бит ул – кич утыру. Кич утыру кичәсен милли көйләр, уеннар, биюләр, нәфис сүзләр бизәде. Кичке уеннан соң табын янында күңелле әңгәмәләр дәвам итте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18 августта Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре авылыбызның матур урыннарында «Туган як буйлап күңелле атлыйм» дигән экологик сәяхәт үткәрделәр. Балаларны төрле агачлар, куаклар, һәм декоратив үсемлекләр белән таныштырдылар. «Яңа китап - яңа дус» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү һәм викторина үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
август, 2023 ел
җомга

17 августта Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Юлбатым-Ямбулатым» дип исемләнгән туристик экскурсиясен оештырдылар. Экскурсия Г.Тукай урамында үтте. Бу маршрутта «Юлбатым — Ямбулатым» тарихи-документаль китабы авторы Сафин Илдар Фәтхулла улы белән кызыклы очрашу булды. Ул балаларга китапның барлыкка килү тарихын, авыл һәм аның халкы тарихындагы кызыклы фактлар турында сөйләде. Балаларга үз музееның тарихи экспонатларын күрсәтте. Маршруттагы чираттагы тукталыш: Чирмеш чишмәсе. Балалар Юлбат авылының беренче күченүчеләре турында белделәр, аннары Галиев Наил Тимергали улы капкасы янында тукталдылар. Ул авылдашларыбызның шәҗәрәсен төзү буенча эш алып бара, авыл тарихын яхшы белә. Экскурсия Г.Тукай урамында, яраткан шагыйребезнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16 августта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Борынгы васыятьләр» дигән фольклор сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар татарларның көнкүреше, музыка кораллары белән таныштылар. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре халык бәйрәмнәре, йолалары, традицияләре турында сөйләделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16 августта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре вакытлы матбугатка күзәтү үткәрделәр. Өлкән укучылар өчен «Гаилә учагы», «Татарстан», «Сөембикә», «Сәхнә», «Минем матур дачам», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Саба таңнары», «Түгәрәк уен», «Идел» кебек вакытлы басмалар тәкъдим ителде. Кызыклы басмалары булган журналлар күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Аларда психологлар, юристлар, табиблар киңәшләре басыла.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15 августта Йосыф-Алан авыл клубында, Юлбат авыл китапханәсе белән берлектә, «Китап тиңсез хәзинә» дигән әдәби-танып белү сәгате узды. Китаплар ярдәмендә балалар дөнья буйлап сәяхәт иттеләр, күп кенә әсәрләрнең акыллы, күңелле һәм батыр геройлары белән очраштылар. Балалар «Без нинди китаплардан" дип исемләнгән әдәби уенда кызыксынып катнаштылар. Әсәрләрнең авторларын һәм геройларын атадылар. Чара ахырында "Әдәби алан" проекты өстендә эшләделәр. һәм җавапларны дәфтәрләргә яздылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә җаваплылыгы чикләнгән "Юлбат" авыл хуҗалыгы җәмгыяте кырларында иртәннән кичкә кадәр өч урып-җыю комбайны ашлык суктыра. Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары урып-җыю кампаниясендә ярдәм итәләр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
август, 2023 ел
җомга

Бөтендөнья мәчеләр көне ел саен 8 августта, хайваннарны яклау буенча Халыкара фонд инициативасы белән, йонлы өйдәшләрне хөрмәтләү, шулай ук сукбай мәчеләр һәм мәчеләр проблемасына игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Еш кына мәчеләр әкият, мультфильмнар геройларына әверелә. 10 август көнне,  әлеге дата уңаеннан, Юлбат авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән «Безнең йомшак дусларыбыз - мәчеләр» исеме астында бәйрәм үткәрделәр. Китапханәче яшь китап укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырды, күзәтү үткәрде һәм мәчеләр турында кыскача мәгълүмат бирде. Катнашучылар хайваннар тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштылар. Мәчеләр турында язылган әкиятләрне искә алып кызыклы мизгелләрен сөйләделәр. Балалар үзләренең песиләре турында мактый-мактый сөйләделәр. Сөйләгәндә аларның һәрберсенең йөзләрендә елмаю, йомшак дусларын искә алганда горурлык хисе сизелә иде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
август, 2023 ел
чәршәмбе

«Саба - Юлбат» автомобиль юлында суны икенче якка чыгару өчен озынлыгы 15 м булган чугун рәшәткәле тимер-бетон лотоклар урнаштырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

8
август, 2023 ел
сишәмбе

5 августта Бөтендөнья светофор көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм-балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасына җәлеп итү өчен искиткеч мөмкинлек. Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне формалаштыру һәм ныгыту һәм балалар юл – транспорт травматизмын кисәтү максатыннан Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ЮХИДИ вәкиле Гүзәл Нәзиф кызы белән бергә «Өч төрле төстәге кирәкле күз" куркынычсызлык дәрес-уены үткәрделәр. Балалар беренче светофорның кайчан барлыкка килүен һәм светофорларның нинди төрләре булуын белделәр, «ЮХИДИнең яшь белгечләре» викторинасында катнаштылар, полиция хезмәткәре, җәяүле һәм шофер ролендә булдылар. Балалар светофор, юл билгеләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International