ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2023 ел
сишәмбе

30 июль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылдашлары өчен "Мәскәү-29" теплоходында һәм төнге Казан шәһәре буйлап круиз оештырдылар. Теплоходта җырлар, биюләр һәм төрле конкурсларда катнаштык. Идел буйлап теплоходта йөрү күңелле атмосферада ял итү, яр буендагы мавыктыргыч пейзажларны күзәтү мөмкинлеге. Дулкыннар шаулавы астында елга юлында йөрү һәм саф диңгез җиле-ул күңел өчен ял. Бер сәгать эчендә Казаннан берничә километр ераклыкта, Югары Осланның тыныч яр буенда булдык. Ослан Заводы һәм тауларын күрдек, анда миллионнарча мең еллар элек барлыкка килгән төрле токымнардан торган ярларны карарга мөмкинлек булды. Матур кояш баюын, шәһәрнең төнге утларының ничек матур итеп кабынуын һәм Казанның әкияти төнге шәһәргә әверелүен күзәттек.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
июль, 2023 ел
сишәмбе

Юлбат авылы Мәктәп урамында , Балтач районының  "Энергоресурс" хезмәткәрләре тарафыннан , урам утлары светоид яктырткычларга алыштырылды. Барлыгы 10 лампочка куелды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20 июль көнне, Халыкара шахмат көне кысаларында, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре  «Синең йөрешең» дип исемләнгән дуслык шахмат турниры үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре, мәктәп укучыларының ата-аналары һәм авыл халкы белән берлектә Түбән Каманың термаль суларына экскурсия ясадылар. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

11 июль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кызыклы һәм иң татлы «Тормыш тәме» - шоколад бәйрәмен оештырдылар. Балалар җәйге җиләк-җимешләр муллылыгы, ризыклар ярдәмендә десерт өстәлен төрлеләндереп, десерт - фондю татып карадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

8 июль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче иң изге бәйрәмнәрнең берсе - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара уздырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 7 июль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл чишмәләре буйлап «Яшә чишмә!» исемле сәяхәт оештырдылар. Балаларга чишмә суының чыгышы, файдасы һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеге турында аңлатылды. Чара яңа китаплар белән танышу һәм табигатьтә уку белән тулыландырылды. Чараның икенче өлешендә бергә хәрәкәтчән уеннар уйнап күңелле ял иттеләр .Чара ахырында чишмәдән су эчеп, пикник оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 июль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар өчен саф һавада әңгәмә «Әдәби кафе!» үткәрделәр. Балаларга китапханәче яңа китапларга күзәтү үткәрде, кыскача гына балалар язучылары һәм әкиятләре турында сөйләде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Наркотиклар – балалар уены түгел» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә җанлы диалог формасында узды, яшүсмерләр үзләрен кызыксындырган сорауларны актив бирделәр, үз фикерләрен әйттеләр. Тематик күргәзмә оештырылды, буклетлар чыгарылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International