ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

27 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен «Балалар бәйрәме» конкурс— уен программасын уздырдылар. Балалар искиткеч җәйге көнне бергә үткәрергә, аралашырга, уйнарга һәм "Күбекле кичә"формасында туган көн үткәрергә җыелдылар.  

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

17 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре “Хыял” мәктәп яны лагере белән берлектә «Милли бизәкләрдә - халкым тарихы» исемле танып-белү сәгате үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре зарарлы гадәтләрне кисәтүгә багышланган «Сәламәтлек өчен 100 киңәш" дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтте. Бу вакыйга уңаеннан Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 14 июнь көнне «12 июнь – Россия көне» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр һәм стена газетасын чыгардылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 Ел саен, 6 июнь көнне Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә, ул шулай ук рус теле көне буларак билгеле. «Пушкин нон-стоп» республика акциясе кысаларында, 6 июнь көнне Юлбат авыл китапханә хезмәткәрләре Юлбат мәдәният йорты һәм Тенеки авыл клубы мөдирләре белән берлектә А.С.Пушкинның туган көненә багышланган «Пушкин әкиятләре»н кычкырып уку үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре авыл фельдшеры  һәм «Хыял» мәктәп яны лагере белән берлектә табигатьтә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне уңаеннан «Табигатьне саклыйк» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Хыял» мәктәп яны лагере белән берлектә "Балачак ул-без"дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балаларны бәйрәм белән котладылар һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча «Тормыш иминлеге өчен юлларда иминлек» темасына кечкенә дәрес үткәрделәр. Бәйрәм программасын күңелле конкурслар, спорт эстафеталары, табышмакларны чишү, шигырьләр, биюләр һәм флешмоб белән дәвам иттеләр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
июнь, 2023 ел
җомга

11 июнь көнне Юлбат авылында традицион Сабантуй - 2023 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Тәфкил Шәйхетдинов калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

3 июнь көнне Юлбат, Тенеки, Йосыф-Алан, Калатау  авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Юлбат авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру урыннарында әзерлек эшләре алып барыла.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International