ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Яңа уку елына йомгак ясау, аны зур концерт белән тәмамлау, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары коллективының күркәм традициясенә әверелде. 31 май көнне Юлбат мәдәният йортында балалар укытучылары, әти-әниләре белән бергә "Укулар беткәч" дип исемләнгән зур иҗат-отчет концерт программасы куйдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
май, 2023 ел
сишәмбе

Райондашым, Тенеки авылы тумасы, журналист, "Шәһри Казан" газетасының бүлек мөхәррире, тынгысыз галимә Рәсимә Галиваның   "Табылдык кыз" китабы чыгу уңаеннан ихлас очрашу булып узды. Тенекилеләр элек-электән китап укырга хирыс халык. Авылдашларын хөрмәт итеп, кырык эшләрен кырык якка ташлап,( һәм, әлбәттә, яңа китапны ярыша-ярыша укып) ул көнне дә мәдәният йортына ашыкты алар. Авылдашлары Рәсимә Галиева белән горурланулары, аны яратып хөрмәт итүләре йөзләреннән, һәр әйтелгән сүзләреннән күренә. Китапханәче Нәсфия Хәмит кызы тирән эчтәлекле программа төзеп, кичәне үзе үк зәфыклы итеп алып  та барды. Очрашуда Рәсимә ханымның кадерле әнисе, туганнары да, остазлары да, Саба районы үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге җитәкчесе Ләйсән Ракыйп кызы да катнашып матур хәтирәләр яңартылуы күңелләрне айкады. "Табылдык кыз" китабы  заманча, йөгерек, ачык, кыю һәм гади тел белән язылган. Укучыга уйланырга урын да калдырылган. Образлар төрлелеге әсир итә. Менә шушы ягы белән Рәсимәбез укучылар күңеленә үтеп керә алды да инде.Үзе булып, Рәсимә Галиева булып.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
май, 2023 ел
җомга

18 май көнне, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре «Ак калфак» клубы һәм «Нур» театры сөючеләренең клуб берләшмәсе әгъзалары белән бергә «Борынгы заман тарихы» дип аталган халыкара музейлар көненә багышланган сәяхәт үткәрделәр. Бәйрәм хөрмәтенә Юлбат авылы музеен оештыручы - җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы татар тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы, атказанган укытучы, тарихчы - Сафин Илдар Фәтхулла улы музейга килүчеләр өчен экскурсия үткәрде. Алар күпсанлы экспонатларны: көнкүрештә кулланылган савытларны, документларны, китапларны, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләүче киемнәрне кызыксынып карадылар. Музейда элеккеге заманнардан калган һәм безнең көннәрдә зур тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган әйберләр саклана. Күргән экспонатлардан күп тәэсирләр калды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Бөтен Россия буенча 1 майдан 9 майга кадәр «Җиңү тәрәзәләре» акциясе старт алды, анда катнашу бәйрәм хисе тудыра, сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәренең гомерләре бәрабәренә җирдә тынычлык торгызылган сугышчыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәт белдерә. 4 май көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре дә әлеге акциягә кушылдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 нче май көнне Юлбат мәдәният йорты каршында  батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында “Җиңү көне” дип исемләнгән митинг үтте. Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, җирлек халкы җыелган иде. Митингта авыл җирлеге башлыгы Т.Р.Шәмсиев, Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф. Шакиров, “Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе” директоры Хаҗиев И.И.,  җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы җәмгыяте директоры Садыков А.Р. туган иле өчен гомерләрен биргән солдатларга рәхмәт сүзләрен яңгыраттылар. Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре һәм "НУР" театры сөючеләр клубында катнашучылар тантаналы өлештә сугыш еллары турында күзаллаулар күрсәттеләр. Тенеки авыл клубы мөдире "Җиңү көне" җыры белән тамашаны тулыландырды.  Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм җитәкчеләр, ветераннар, махсус хәрби операцияда катнашучы егетебез  белән бергә «Хәтер бакчасы» утырттылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5 май көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханәче, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган “Агачлар утырту” акциясендә катнаштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Җиңүчеләр буыны алдында безнең бурыч – сугыш турында тарихи истәлекне саклап калу, бер генә һәлак булган солдатны да онытмаска, сугыш һәм хезмәт фронтының тере ветераннарына, сугыш чоры балаларына каһарманлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтү. 9 Май-Җиңү көне алдыннан Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 7 май көнне «Сугыш турында хәтерне саклап» дип исемләнгән фотогалерея һәм «Утлы еллар кайтавазы » дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Авылдашларга «Хәтер», «Алар илгә җиңү алып кайтты» дигән китаплардан һәм «Халык хәтере» дигән интернет-ресурслардан яңартылган мәгълүмат күрсәтелде. «Сугыш хатын-кыз йөзе өчен түгел " проектында катнашып, авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашучы Саҗидә Ракова турында материал әзерләнде. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Саҗидә Мирҗан кызы һәм сугыш елларында аның тормышы турында сөйләделәр. Шулай ук безнең фотогалереяга куелган тыл ветераннары белән дә таныштырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе кысаларында, 5 май көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре хәтер сәгате үткәрделәр. Балаларга Бөек Ватан сугышы, дәһшәтле сугыш еллары, халкыбызның Җиңүгә нинди югалтулар белән ирешүе турында сөйләделәр. Балалар Саба районында туып-үскән геройлар һәм аларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек булуларын белделәр. Әңгәмәдән соң балаларга китаплар укылды. «Балалар – Бөек Ватан Сугышы Геройлары», «1941-1945 еллардагы сугыш турында шигырьләр һәм җырлар» китапларыннан хикәяләр укылды һәм фикер алышынды, алар кечкенә геройларның зур батырлыклары турында белделәр. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда эшләгән әби-бабайларыбызны да фоторәсемнәр белән искә алдылар. Акция барышында сугыш еллары җырлары яңгырады. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
май, 2023 ел
җомга

1 май көнне балаларның танып – белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү, дәүләт бәйрәмнәренең барлыкка килү тарихы белән таныштыру һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче  «Яз һәм Хезмәт Бәйрәме» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрделәр. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре Яз һәм хезмәт көне турында сөйләделәр,  уен формасында викторина үткәрелде, хезмәт турында мәкальләр яңгырады. Чара Беренче Май рухында тәмамланды: балалар кулы белән ясалган стенгазета һәм шарлар бәйрәм атмосферасы тудырды Чара ахырында бүләкләр тапшырылды. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30 апрель көнне, Татарстан Республикасында игълан ителгән милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында, Йосыф-Алан авыл клубында «Дуслар җыелган җирдә» исемле бәйрәм концерты булды. Йосыф-Алан клубының мөдире җитәкчелегендә "Сәйлән" фольклор коллективы «Катык тәмләү» йоласын күрсәтте. Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, Йосыф-Алан һәм Тенеки авыл клубы мөдирләре, үзешчән сәнгать осталары концертны күңелле, дәртле җырлары һәм сәхнәләштерелгән скетчлары белән тулыландырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International